ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бер минут та тик тора белмим, ди ул

“Укытучы, тренер, остаз, баскетболчы, шахматчы, чаңгычы, кәсепче, бакчачы, велосипедчы, машина йөртүче, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче, мастер һәм болар барысы да минем бабаем турында! Ул мине бик күп күнекмәләргә өйрәтте. Болар өчен мин аңа бик тә рәхмәтле!

 

Без бүген Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Казандагы 5нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.

– Мөнир Әмирович, салым түләү чиге – 1 декабрьгә дә санаулы гына көннәр калды. Без, физик затлар, быел кайсы ел өчен салым түлибез?

 

20  мәктәптән 100ләп бала шахмат уйнады. Районда “Иң яхшы шахматчы” исеменә ярыштылар

Ул көнне Арча Укучылар сарае спорт залы гөж килеп торды. Бу быел район күләмендә уздырыла торган шахмат ярышларының дүртенчесе – соңгы этабы. Район шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов үзе дә монда. Мари Иле Бәрәңге районыннан да килделәр.

 

Арчада беренче тапкыр гадәти спорт төрләрен һәм компьютер уеннарын берләштергән фиджитал ярышлар үтте

 

12 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залына Арча, Биектау һәм Әтнә спорт командалары җыелды.

Хуҗаларның өч волейбол командасы белән бергә барлыгы алты команда үзара көч сынашты. “Дуслык кубогы” исеме астында узган волейбол ярышларында алты команда уйнады.

 

Арчадан Зәбидә һәм Дамир Шакировлар күптәннән лаеклы ялда, әмма бүген дә актив тормыш рәвеше алып баралар

Бүген без әлеге матур пар белән аралашып, аларның тормыш юлларын барлап үтәргә, бүгенге көннәренә тукталырга булдык.

1 декабрьдә милек салымы түләү срогы тәмамлана. Ләкин “Арча шәһәре“ муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче  күп кенә гражданнар әлегә кадәр  милек, җир һәм транспорт өчен салымнарын түләмәгән.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, Ватанны саклау Россия гражданинының бурычларының берсе булып тора.

Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе Надия Равил кызы Сафиуллина белән әлеге палатаның эшчәнлеге турында сөйләштек.

30 ноябрь кичендә, 1 декабрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасында урыннарда:

- 1000 метрдан да кимрәк күрү мөмкинлеге булган көчле кар, юлларда бозлавык һәм кар басу (Казан шәһәрендә дә); - бозлавык,

төнлә һәм иртән томан.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Буран җил белән карны җир өстендәге һава катламына күчерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International