Апайкина-Гарь авылында 15 апрельдә сәгать төнге 11нче яртыларда янгын чыга.
Резедә белән Марсель Заһидуллиннар йорты яна. Мунчадан электрдан чыккан дигән фараз бар. Бик авыр хәлләр. Ярый әле үзләре исән-сау. Марсель үзе автобуста эшли. Резедә лаеклы ялда. Үзләренең балаларын үстереп олы тормышка чыгарды инде алар. Тәрбиягә ике бала алдылар. Аның да кыз баласын үстереп кияүгә бирделәр. 9 сыйныфта укый торганы үзләре янында. Хөрмәтле райондашлар, авыр хәлдә калган гаиләгә мөмкинлектән чыгып ярдәм итик. Изге Ураза аенда савап булыр.
Район мәшгульлек үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе булды.
Шунда ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшләде. Кызыксынучылар булды. Мобиль пунктта Арча һәм Әтнә районнары буенча армиягә чакырылучылар бүлеге җитәкчесе Елена Минемуллина ир-егетләргә контракт шартларын аңлатты. “Контракт белән хәрби хезмәткә алыну әле ул кайнар ноктага эләгү дигән сүз түгел, – диде ул. – Сез армиянең төрле частенда хезмәт итәргә мөмкинсез”.
Районда язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Быел илкүләм сукачылар ярышы да бездә узачак.Р
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 14 апрельдә Арча районында булды. Ул хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Районның мәшгульлек үзәгендә эшкә урнаштыру, эш тәкъдим итү буенча ярминкә булды.
Ул – Бөтенроссия күләмендә бара торган (шул исәптән Татарстанда да) ярминкә. Менә кайсы оешмалар эш тәкъдим итте: Яңа Чүриле интернат-йорты, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, “АрскПласт”, “Техно-Арск”, “Агрохимия”, “Винербергер Коркачык”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре, Форпост һ.б. Барысы 15 оешма вәкилләре 58 эш урыны тәкъдим итте. Ярминкәгә 93 кеше килде. Шуларның 38е – Арча агросәнәгать һөнәр көллияте филиалы һәм гуманитар техникумның чыгарылыш студентлары.
Чыгарылыш сыйныф укучылары Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары белән очрашты.
Арча педагогия көллиятендә “Мәдәниятләр калейдоскобында фән һәм без” дигән мәдәни-мәгариф проекты үтте. Анда Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары, чыгарылыш сыйныф укучылары, чит телләр укытучылары, республиканың 10 районыннан килгән психологик-педагогик сыйныфта укучылар катнашты.
Зилә ханым ансамбльгә нигез сала, ярты гасырдан артык җитәкли, югары дәрәҗәгә күтәрә.
Вакыт белән хисаплашмый торган, тынгысыз хезмәт. Әмма һәр эштән тәм таба белергә генә кирәк
Энҗе Мөхәммәтҗанова турында күптән язасы килеп йөри иде. Ниһаять, бу теләк безне очраштырды.
Алтын туй – еллар сынавына бирелмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр бергә яшәү өчен күпме сабырлык, акыл, өмет, ышаныч кирәк!
Татарстан дәүләт порталында 31 майга кадәр 2024 елда төзеләчәк парк һәм скверлар өчен тавыш бирү бара
Республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проектлар ел да тормышка ашырыла.
Бүген безгә гадәти булмаган катлаулы шартларда яшәргә туры килә. Тарихта инде ничәнче тапкыр илебез Көнбатышның безгә карата булган явызлыгы белән бәрелешә һәм аңа каршы тора. Алда 9 май, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне.