Татарстан Республикасы халкының һәм идарәче оешмаларның чүп-чарны сыйфатсыз чыгару буенча мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясе «Чүп-чар чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына халык арасында сораштыру башлады.
Балалар өчен юлламалар (шул исәптән сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алу хокукы булган кешеләр), балалар туристлык кэшбэгы, лагерьларда һәм юлларда туклануны оештыру, ата-аналар лагерьларга бару мөмкинлеге турында
1. “Георгий тасмасы” акциясе (волонтерлар, яшь гвардиячеләр кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны каршы алып “Җиңү” сүзе рәвешендә георгий тасмасын бәйләргә тәкъдим итәләр) (9.00–12.00).
2. Арча шәһәре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең мини-парады (9.30–9.40).
3. “Җиңүгә багышлана...” әдәби-музыкаль мәйданчыклар һәм интерактив зона (8.30–10.00).
4. Кыр кухнясы (10.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчы эшли).
5. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәктәп музейлары экспозициясе (9.00–12.00).
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм һәр гаилә өчен аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки сугыш чоры геройлары – безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз, бөтен ил белән беррәттән фронтта һәм тылда Җиңү яулау өчен көрәшүчеләр. Батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, Ватанның данлы хәрби һәм хезмәт традицияләрен саклаган һәм арттырганыгыз өчен сезнең алда баш иябез һәм чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез, хөрмәтле ветераннар.
Әдәбиятның сугыш елларындагы йогынтысын бәяләп бетергесез. Фронтовик шагыйрьләр - фронт буынының талантлы шагыйрьләренең зур әһәмияткә ия плеядасы ул.
Хөрмәтле райондашлар! 2023 елның 1 май көне районыбыз өчен кайгылы, халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык авыр вакыйга белән истә калды. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашыбыз Гарипов Фирдүс Фарсил улын соңгы юлга озату көне.
Хөрмәтле райондашлар! 2023 елның 1 май көне районыбыз өчен кайгылы, халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык авыр вакыйга белән истә калды. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашыбыз Сәләхиев Алмаз Зиннур улын соңгы юлга озату көне.
"Roboarск" авыл мәктәпләре балаларын техник иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проект 2022 елда Татнефтьнең «Энергия добра» хәйрия фонды грантына ия булды. Грант ярдәме хисабына LEGO база һәм ресурс җыелмалары комплектлары сатып алынды. 2022 елның сентябреннән 2023 елның апреленә кадәр Арча районының Наласа, Сикертән, Сеҗе, Кәче мәктәкпләре базаларында 60 укучыга 30 мастер-класс оештырылды.
Кунак итеп Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Э.Ш. чакырылды.
Казанда арчалар ярминкәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов карады.
Казанда “Агропарк”та язгы ярминкәләр гөрли.
Республика районнары чиратлап, Казан ярминкәләрендә катнаша. Бу юлы, узган шимбәдә, Арча районы, Кукмара, Мамадыш районнары Казан “Агропаркы”нда сату иттеләр.