1-10 декабрь көннәре инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелде.
Әлеге бәйрәмнең максаты – хезмәткә сәләтен югалткан кешеләрнең проблемаларына халык игътибарын җәлеп итү, аларның хокукларын, ирекләрен яклау.
Рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим–2022” һөнәри осталык республика бәйгесе үтте.
Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда якташыбыз, җырчы-шагыйрь, тәрҗемәче, галим –педагог Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Арча кичләре, сагыну хисләре...” дигән искә алу кичәсе оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халык арасында сораштыру ачылуы турында хәбәр итә.
Россия хәрби-тарихи җәмгыяте 2014 елдан башлап Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройлары истәлеген мәңгеләштерү буенча игелекле эшләр башкара.
6 декабрьдә техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлауның торышын кабул итү булды
Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов катнашты.
“Изгелекнең чиге юк” проекты кысаларында “Без төрле, әмма барыбыз бергә” дигән әдәби район бәйгесе булып үтте.
Ул Арча үзәк китапханәсендә оештырылды. Исеменә караганда, бу гадәти чара түгел. Үзенчәлек нәрсәдән гыйбарәт соң? Беренчедән, бәйге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр ункөнлегендә оештырыла. Икенчедән, анда Арча балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән беррәттән “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар да көчләрен, сәләтләрен сыный. Китапханәдә узуы бәйгенең китап уку, сәнгатьле сөйләү белән бәйле булуын исбатлый.
7 декабрьдә Урта Курса мәктәбенең “Яшь армиячеләр“ отрядына Айрат Галәветдинов исеме бирелүгә багышланган тантана булды.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Монда сүз тарих турында бара.
Ә тарихны безгә иләк аша иләп, сөзгеч аша сөзеп кенә җиткерәләр. Менә без узган гасырның алтмышынчы елларында Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә дүрт ел укыдык. Ике катлы кирпеч бина, подвал өлеше дә бар, анда да берничә класс укый иде әле. Соңрак куркыныч хәлдә дип, ул өлешен бикләп куйдылар.
Арчаның 10нчы балалар бакчасында “Милли мирасыбыз балаларга бүләккә” дигән милли традицияләр фестивале – республикакүләм семинары узды.