Арчалар 2023 елга “Салават күпере” журналына язылучылар саны буенча беренче урынны яулады.
Быелның беренче яртыеллыгына безнең районда журналга 408 кеше язылган. Шул уңайдан арчаларга бүләк итеп “СалаваTik”лар төркеме Арчаның алтынчы мәктәбендә концерт программасы белән чыгыш ясады.
“СалаваТік” балалар проекты 2020 ел ахырында уйлап табыла һәм YouTube-каналда “Әпипә” татар халык җырына беренче клибы 2021 елның 2 февралендә дөнья күрә. Ул бүгенге көндә 200 меңнән артык карау җыючы клип булып тора. Мондый татарча клиплар “СалаваТік”ларда хәзер 42 данә.
Иң популяр җырларын алар районыбыз мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан җыелган 200 дән артык балага бүләк итте. Тамашачылар залдан карап кына утырмады, “СалаваТік”ларга кушылып җырлады һәм биеде дә.
“Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина әйтүенчә, аларның концертын тамашачы бер урында утырып карый икән, димәк, тамаша уңышлы түгел. “Балалар кушылып җырлап, “СалаваТік”лар артыннан бию хәрәкәтләрен кабатлый икән, димәк, безнең хезмәтебез юкка түгел һәм концертыбыз югары бәяләнә. Бүген дә бирегә җыелган үсеп килүче буынның актив булуы куандыра. Безне хөрмәтләп каршы алган арчаларга һәм яратып укыган нәни укучыларыбызга зур рәхмәт”, - диде Зилә ханым.
Гөлнур Минһаҗева