ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 ел – Рәсәй халыкларының Мәдәни мирасы елы.

Шушы уңайдан мин, китапханәче буларак, авылыбыздагы бер һөнәрче турында бик тә язасым килеп йөри иде.

Уем белән авылыбыз Иске Кишетнең бер башыннан икенче башына йөреп чыгам, һөнәрчеләрне барлыйм. Тимер эшенең чын остасы Данил Гобәйдуллин бар бит! Шушы көннәрдә генә Данил каяндыр иске генә бер “пыты-пыты” алып кайткан иде, шуны төзекләндереп яткан көннәре. Эшкә барганда мин аларның капка төпләреннән үтеп йөрим.

Соңгы елларда балалар бакчаларында татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтүгә һәм милли бәйрәмнәрне үткәрүгә игътибар арта бара.

Ана телендә тәрбияләнгән бала үз милләтенә генә түгел, башка милләт халыкларына да, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була. 

Бәйрәм көннәрендә табигатьтә шашлыклар пешерүдән баш тартырга туры киләчәк.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны бетерү, республикада янгын куркынычсызлыгы тудыру буенча комиссия утырышында Татарстанның быелгы янгын куркынычы тудырган сезонга нинди хәзерлек белән килүе турында сөйләшенде. Утырыш видеоконференция режимында үтте һәм аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

Россия Федерациясе Конституциясенең 37нче маддәсендә һәркемгә үзенең хезмәткә сәләте белән ирекле эш итү, эшчәнлек төрен һәм һөнәр сайлау хокукы беркетелгән.

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела.

Кибеттән товар сатып алган һәр кеше кайчан да булса нинди дә булса проблема белән очрашмый калмый.

Сыйфатсыз аяк киеме, эшләмәүче көнкүреш техникасы, срогы чыккан азык-төлек, этикеткадагы бәянең чектагы сумма белән чагышмавы һәм башкалар. Газетада “Кулланучыга ярдәмгә” дигән махсус рубрика ачабыз. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез. Аларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап биреп барачак.

Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, газетаны бик яратып укыйм. Гомумән, районыбыз тормышы турындагы хәбәрләр белән даими танышып барам. Быелгы 28 февраль санында журналист Румия Надршина “Шигырьләре йөрәгеннән өзелгән” дигән язмасында шагыйрь, төзүче Вәзыйх Рәхимов турында язып чыкты. Әлеге язманы укыгач, минем бер шагыйрь турындагы истәлекләрем яңарды. Аның да исем-фамилиясе Вәзыйх Рәхимов иде.

Җәмәгать суды тагын алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан бер кешенең эшен карады.

5 апрельдә булган җәмәгать суды аны Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.


29
апрель, 2022 ел
җомга

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме-1 Май белән котлыйм!

Яз һәрвакыт яңарышны һәм киләчәккә омтылышны гәүдәләндерә, ә намуслы хезмәт һәр кешенең, һәр гаиләнең, гомумән, җәмгыятьнең уңышлы үсешенең нигезе булып тора.

 


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

«Җиңү йөзе» проекты Арча районында яшәүчеләр арасында зур бәя алды. Шуңа бәйле рәвештә, 2022 елның 30 апреленә кадәр бабаларыгызның һәм якыннарыгызның, өстәмә рәвештә, фотоларын җыю турында карар кабул ителде. Проектта катнашу өчен, Ватан өчен көрәшкән туганнарының, тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләрен arsk_pobeda@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк (файллар jpeg форматында, файлнын исемендэ Геройнын исеме (ФИО) һәм гомер еллары язылырга тиеш).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International