13 апрельдә Арчада импортны алыштыру шартларында сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
12 апрельдә Арчаның Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә ифтарга төрле елларда Ватаныбыз сагында торган хәрби хезмәт ветераннары чакырылды.
Язның матур мизгелләренең берсе – җылы якларга киткән кошларның туган якларга кире кайтуы. Аларны каршы алу, кайтышларына уңайлы оялар ясау – күпләрнең яратып башкарган эше.
Әнә шул уңайдан сайтыбызда “Иң матур сыерчык оялары” бәйгесе узды. Барысы 38 катнашучы 10 көн дәвамында үзара көч сынашты. Берсеннән-берсе матур фотолар һәм аларның берсеннән-берсе уңган хуҗалары һәркайсы җиңүгә лаек иде. Фотолардагы сыерчык ояларының кайсылары алдынгы урынга чыгуын сайтыбыз укучылары биргән тавышлар билгеләде.
60 ел элек, 1962 елда Советлар Союзында Космонавтика көне булдырыла. Әлеге истәлекле көн Юрий Гагаринның галәмгә очканнан соң бер ел үткәч барлыкка килә.
Районыбызда ел саен әлеге тарихи вакыйгага бәйле чаралар уздырылып килә. Аларның башында “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов тора.
Арчада яшәүче Фәния Бәйрәмова озак еллар Арча типографиясендә газета басучы булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
Бу аның күңеленә нык кереп урнашкан елларыдыр, мөгаен. Хәзер:“Укымаган кешегә авыр эш инде”, – дисә дә, гомерен яратып башкарган хезмәтенә багышлады, гаилә күгендә кайчак болытлар чыгып алса да (хәер, кемдә булмый ул), тормышын корды, олыгайган көнендә ныклы терәкләре булган улы белән кызы бер-бер артлы дөньяга килде.
Инсаф Мөхәммәтгалиев Чаллыда үткән “Татар егете – 2022” бәйгесендә катнашып, “Иң шаян егет” номинациясендә җиңү яулаган.
Бу бәйге егерме елдан артык үткәрелеп килә. Анда 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге татар егетләре төрле яктан үзләрен сыный. Арча районыннан да ел да диярлек бәйгегә баручылар булган, әмма моңа кадәр анда укучылар, студентлар катнашкан. Ә быел мәдәният өлкәсенә дә “Татар егете–2022” бәйгесенә катнашырга дигән тәкъдим килгән. Һәм ике дә уйламыйча җор күңелле, юмор хисенә бай, чибәр, уңган Инсафны сайлап алганнар.
Алар кечкенәдән көрәшә. Әнә, Ашытбаштан 8 сыйныф укучысы Рүзәл Фәйзрахманов көндәшен секундлар эчендә келәмгә салды. Көрәшне алып баручы тренер Фәнис Зарипов: “Чиста җиңү!” – дип бәяләде.
Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар саны арта гына бара.
Кызганыч, газетаның һәр номерында бу хакта мәгълүмат басыла, суд карары бирелә. Бу җомга саны да искәрмә түгел. 29 мартта булган җәмәгать суды тагын ике кешене Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.
Арча укучылар Сараенда «Шахмат буыннарны берләштерә» дигән исем астында беренче тапкыр шахмат турниры булды. Анда балалар һәм ветераннар очрашты. Иң кечкенә шахматчыга 8 яшь, иң өлкәненә 85 яшь. Ярышларда 9 укучы һәм 10 ветеран катнашты, алар арасында Сагдеев И. А., Хәлилов М. М., Фатыйхов К. Ш., Фаттахов Г. Г., Лотфуллин.М.Л., Яруллин Р. Н., Ногманов М. А., Шамеев Я. З., Бакиров Б. К., Әминова Р. Ф. Турнир нәтиҗәләре буенча ветераннар арасында 1 урынны Хәлилов М.М., 2 урынны – Лотфуллин М. Л., 3 урынны – Фәттахов Г. Г. алды, балалар арасында 1 урынны - Гатин Алмаз, 2 урынны Заһидуллин Инсаф, 3 урынны Галиев Илназ алды.
Халык ышанычын яклап хезмәт итүдән дә мактаулы һәм авыр һөнәр юк! Безгә җәмгыять алдында зур җаваплылык йөкләнгән: җирле үзидарә үсеше һәм илебезнең киләчәге безнең һөнәри, шәхси, әхлакый сыйфатларыбызга, сайлаган хезмәтебезгә, дөрес карарлар кабул итә белүебезгә бәйләнгән.