ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Медиафорум 2022 елның 9 апреленнән 29 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Медиафорум программасында ПТС, ТВ, социаль челтәрләр һ. б. юнәлешләр буенча эш алып барыла. Медиафорум беренче тапкыр "Янтарный"балалар лагеренда уза. Сменада Россиянең 36 төбәгеннән 170 яшь журналист һәм 12 медиавожатый, аларны яшь журналистлар лигасы конкурс буенча җыйды. Форумда Татарстан  республикасыннан    Арча « Нур» балалар телестудиясе журналисты Айгөл Фәттахова катнаша


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Иң беренче итеп Кулибинның кем икәнлеге белән танышып китик әле. Чөнки бу сүз шактый еш кулланыла, авылларда булганда да ара-тирә: “Безнең үз Кулибиныбыз бар”, – дип куялар.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Менә арабыздан Сабиров Ибраһим Зөфәр улы да китеп барды.

Чын-чынлап киң кырлы талант иясе булган шәхес иде ул. Редакциягә кергәли, тормыштан алынган мәзәкләрен сөйләп аяктан егып чыгып китәр иде.

Курса-Почмак мәктәбе укучылары табигатьтә булырга яраталар. Каникул вакытларында жәен болында, су буенда, урманда булалар. Дару үләннәре җыялар.

Көзен кошлар өчен дип, миләш, балан җыеп киптерделәр. Кыш көне салкыннарда кошларга шул миләшләрне ашаттылар. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары һәм укытучылары актив булдылар.

Әлеге кечкенә генә коллектив гаять кирәкле, зур эшләр башкара.

Әлеге зур мәгънәгә ия булган сүзләрне безгә  борынгылар әйтеп калдырган, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин. – Игенчелек белән шөгыльләнүче кешеләр әйбәт орлык чәчкәндә генә уңышның мулрак буласын яхшы белгән.

Бүгенге яшь буын арасында үзләрен күрсәтә белүче, креатив һәм уникаль егет-кызлар артканнан-арта бара. Андыйлар кул кушырып утырырга яратмый, гел эзләнүдә һәм һәрвакыт яңалыкка омтыла.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Сәхнәдә, сәхнәдә...” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Ветераннар арасындагы “Балкыш” VII республика фестиваленең зона этабы Арча Мәдәният йортында узды. 

8 апрель – Россиядә хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

1918 елның 8 апрелендә хәрби эшләр буенча волость, өяз, губерна һәм округ комиссариатлары оеша. Аларның төп бурычлары халыкны мәҗбүри хәрби бурычка әзерләү була. Инде бер гасырдан артык хәрби комиссариатлар илнең оборона куәтен тәэмин итү буенча мөһим дәүләт бурычларын хәл итүгә лаеклы өлеш кертәләр.

Район Иҗтимагый советы даими комиссиясенең (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Наласа авыл җирлегендә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International