ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2022 ел
җомга

Бу язма Яңа Кенәр кызы, булачак табибә, әмма әдәбиятка гашыйк Миләүшә Аксакова иҗаты турында.

С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында иртәге көн йолдызчыклары чыгыш ясады.

Анда “Звезды из завтра” дип аталган яшь музыкантлар өчен республикакүлəм иҗади проект лауреатларының гала-концерты булды. Концертта Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Самат Минһаҗев (җитәкчесе Булат Гайнуллин), Илзирә Сираҗиева (Чулпан Харисова) катнашты. Алар Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “LA PRIMAVERA” камера оркестрына кушылып чыгыш ясадылар.

“Арча” спорт комплексында район башлыгы призына үткәрелгән татарча көрәш ярышының гармун уйнап башланганын күргән юк иде әле.

Гармунчылар аталы-уллы Флорид һәм Дамир Гасыймовлар, Вагыйз Әһлиуллин баянда рәхәтләнеп татар көйләрен уйнадылар. Аларга кушылып Расих Галимҗанов җырлап җибәрде. Татар бәйрәме, татар көрәше шушы иде инде...

27 гыйнвар көнне Арча район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов һәм балалар консультациясе баш педиатры Алсу Кузнецова катнашында гомуми ата-аналар җыелышы узды.

Безнең гаскәрләребезнең Ленинград блокадасын өзгән көн уңаеннан районыбыз мәктәпләре укучылары Арчаның 6нчы мәктәбе актлар залына җыелды.

Аларны бирегә Арча һәм Әтнә районының хәрби комиссариаты, район ДОСААФ һәм мәгариф идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә бүләкләү өчен чакырды. 

Сугыш беткәнгә быел 77 ел була. Ә аның белән бәйле сораулар әле дә бар.

Районыбыздан ничә кеше катнашкан? Ничәсе һәлак булган?

Әле генә үтеп киткән 2021 елның декабрь аенда минем улым “Өмет чаткысы” исемле тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеген ныгытты. Бу үзәккә йөрүнең файдасы безнең өчен бик зур булды. Биредә үз хезмәтләренә тугры, балаларны яратучы һәм аларны якын күрә белгән белгечләр эшли.

Минем өчен 2021 ел сөенечле вакыйгаларга бик бай булды. Аеруча декабрь ае могҗизалы, истәлекле булып чыкты.

Мин башкалабыз Казанның иң матур данлыклы урыннарында булып, ел буена җитәрлек тәэсирләр алып кайттым. Шул хисләремне сезнең белән дә уртаклашам.

Халык телендә шундый сүзләр бар. Күрше хакы – Аллаһ хакы. Җырларда җырланганча, күршең үзеңнән яхшы булсын. Бу сүзләр безнең очракта да бик дөрес туры килә.

Берничә ел уздырылучы, инде традициягә әйләнгән әлеге ярышта районыбыз мәктәпләреннән иң  көчле көрәшчеләр үзләрен сынадылар, 10 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International