ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Ташкичүдән “Өммегөлсем” фольклор ансамбле телевидениегә барып, “Кәмит Җәвит” тапшыруында катнашты.

Бәйрәм көннәрендә юл һәлакәте турындагы хәбәрләр күп булды. Чөнки яңгыр яуды, суытты. Юлларда бозлавык барлыкка килде.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның  9 ноябрендә Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» базасында «Иң яхшы шашкачы - 2021»исеменә Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча шәхси - команда ярышларының 4 нче йомгаклау этабы узды.

Ярышның төп хөкемдары-Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе физкультура укытучысы Зәйнуллин Х.Х.булды.

2021 елның 19 ноябрендә Арча муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә, аның кысаларында түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга: ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләренә консультатив ярдәм күрсәтү оештырылачак.

Хәзерге вакытта медицинада заманча инновацион технологияләр, яңа буын препаратлары кулланыла, ләкин элеккечә үк сәламәтлек саклауның торышы аның учреждениеләрендә кан запасларының булуына бәйле, аларны алыштырып булмый, донорлардан гына алып була.

Безнең тормышта кан бирүче донорлыктан да мәрхәмәтлерәк гамәл юк! Кан тапшыручы донорны аның канының кемгә ярдәм итәчәге кызыксындырмый, ул гражданлык вазифасын үти. Кешеләргә яшәүгә өмет бүләк итү  бәһасез!


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру процессында катнашучы белгечләрнең компетенцияләре дәрәҗәсен, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык (алга таба ДХП) инструментларын кулланып, арттыру максатларында,  2022 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган уку-укыту программалары исемлеге белән танышырга һәм түбәндәге квалификация күтәрү программалары буенча укулар узу өчен профильле хезмәткәрләрне җибәрергә тәкъдим итәбез (алга таба – ППК):

 «Инфраструктура проектларында коммуникацияләр белән идарә итү» (2022 елның февраль – март айлары).

- "Җәмәгать транспорты өлкәсендә ДХП» (2022 елның март – апрель айлары).

- "Сәламәтлек саклау өлкәсендә ДХП» (2022 елның апреле).

- "Спорт өлкәсендә ДХП» (2022 елның май).

- "Цифрлы икътисад контекстында ДХП " (2022 елның июле).

- «ККК белән эш итү өлкәсендә ДХП» (2022 елның сентябре).

- "Проектны финанслау" (2022 елның ноябрь-декабре).


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

30 октябрьдән коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр игълан ителде. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр?

Татарстанда коронавирустан вакцина ясаткач, сиңа шунда ук электрон челтәрдәге дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетыңа хәбәр килә.

30 октябрь – Россиядә  сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

Шул уңайдан Арча шәһәре үзәгендә урнашкан сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында матәм митингы узды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачты.

“Халык участковые–2021” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе, якташыбыз Айдар Наил улы Мөхәммәтшин өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы Арча районы буенча бүлек коллективын “Арча хәбәрләре” газетасына бер еллык подписка белән бүләкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International