Бу чикләү 10 көннән соң планлаштырыла. Куар-кодың юк икән, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә транспорт картасының гамәлдә булуын туктатып торачаклар.
10 ноябрь Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.
Бу уңайдан без Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Арчада 5 ноябрьдә ярминкә булды.
Ярминкәдәге бәяләр белән кызыксынып шалтыратучылар булды. Ярминкәдә бәяләр ничек булды, каз-үрдәк бар идеме, миләш-балан алып килгән иделәрме, карп балыгы саттылармы, ашлык, бәрәңгенең бәяләре ничек?
Арча районында караңгы вакытта дүрт юл һәлакәте теркәлгән. Ике кеше һәлак булган. Икесендә дә җәяүле үзе гаепле.
Редакциягә кунакка чакырдык үзләрен. Иртән инде без район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, көрәшчеләр Илнур Зәйнуллин һәм Илшат Фазылҗанов белән күңелле итеп сөйләшеп утыра идек.
2020 елда республикада 40 меңнән артык кеше транспорт салымы ташламасыннан файдаланды. Бу 107 миллион сум тәшкил итте.
– Транспорт салымнары ташламалары турында белгеч белән әңгәмә оештырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек, – дип мөрәҗәгать иттеләр редакциягә.
3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә “Зур этнографик диктант” акциясе узды.
Шушы көннәрдә теләгән кеше илебездә яшәүче халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары буенча белемнәрен сынап карый ала иде.
Мәдәният хезмәткәрләре өчен ял юк – алар бәйрәм көннәрендә дә эшләде, концертлар гөрләде.
Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе тәмамланырга 3 көн калды. Әле исәпкә алынырга өлгермәүчеләр өчен тагын бер кат искәртеп үтәбез. Арча районында халык санын алу 16 махсус участокта алып барыла. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә мөмкин. Өйдән-өйгә йөреп исәпкә алучылар да даими эш алып бара.
2 ноябрьдә менталь арифметика буенча “АКIRA BATTLE”–“Нашествие магов” дип аталучы Халыкара онлайн олимпиада узды.
Олимпиадада җиде илдән 300дән артык укучы катнашты. Араларында арчалар да бар.