ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Матур традициягә әверелгән шахматчылар ярышында быел 17 команда катнашты. Ике дистә елга якын уздырылу дәверендә бу беренче тапкыр.

10 мартта Арча урманчылыгы хезмәткәрләренең 2020 ел йомгакларына багышланган  конференциясе булды.

Оригинал орлыклар гектардан бер тоннага кадәр өстәмә уңыш бирә.

Әңгәмәдәшебез – Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин.

Арча үзәк китапханәсендә үткән осталык классларында катнашырга туры килде. Ул көнне биредә матурлык тудыру буенча дәресләр булды.

Китапханәчеләр Рәзинә Абдуллина һәм Рилә Абдрахманова яулык бәйләү серләренә төшендерсәләр, Гөлгенә Хәсәнова күкрәкчә ясау серләрен ачты. Укучылары – Арчаның икенче мәктәбеннән яшь кызлар. 

Арча Укучылар сараенда “Без бергә” республика акциясе кысаларында кул эшләре күргәзмәсе узды.

Бәйрәм көннәрендә Арчада яшәүче Ләйсирә һәм Илгизәр Әхмәтовлар алтын туйларын билгеләп үтте.

“Арчада әлегә кадәр кулга-кул тотынып йөргән ике парны гына беләм. Шуларның берсе – Ләйсирә белән Илгизәр”, – диде гаилә дуслары Зәбидә Шакирова. Күз алдына китереп утырдым. Чыннан да, кая гына бармасыннар – алар бергә. Куллары кулда, күзләре күздә.

Иртәдән буранлап торса да, көн ачылып китте. Арча стадионында көндезге сәгать 1дә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының чаңгы ярышына җыелдылар.

Беркөн редакциягә Норильскидан туган авылы Орнашбашка кайткан Радик Әүхәдиев килеп керде. Эш белән. Әмма аралашырга да өлгердек.

Заманында тырышып эшләгән кешеләр: “Эшләп тә карадык инде без!” – дип үткәннәрне искә төшерергә ярата. Арчада яшәүче Тәнзилә апа Закированың да кино күрсәткән вакытлары күңеленә сеңеп калган.  “И-и, киноны күрсәтеп тә карадык без! Яхшысын гына! Елый-көлә һинд киноларын карау дисеңме,  җинаятьчелекме – көтеп торырлар иде, клублар халык белән тула, бөтен Арча, авыллар кино карый... Күңелле!”

Дедлайн: 2021 елның 7 апреле.

Конкурс ике категориядә уза: физик затлар һәм югары уку йортлары өчен.

 

Физик затлар арасында «Россия яшьләре» конкурсы

Катнашучылар: 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары.

Грантның максималь күләме: 2,5 млн. сум.

 

Номинацияләр:

- Студентлар инициативасы;

- Ихтыярыйлык;

- Социаль лифтларны үстерү;

- Иҗади яшьләр инициативалары;

- Патриотик тәрбия;

- Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;

- Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;

- Гаилә кыйммәтләрен ныгыту;

- Яшьләр медиасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International