ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм  алдыннан алдынгы терлекчеләргә Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм акчалата премияләр тапшырды.

Арча Мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасында “Гүзәлем” район бәйгесе җиңүчеләре һәм “Ел хатын-кызы” республика бәйгесендә катнашкан якташларыбыз сәхнәгә күтәрелде.

8 март көнне руль артына утырып юлга чыккан гүзәл затларны котлап, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшыру матур гадәткә әверелеп бара.

Моңа ышанырга да белмәссең! 60 хуҗалыклы кечкенә генә авыл командасы Әтнә районы чемпионнары булганнар! Аларга кубок, медальләр, Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырылды.

19 февральдә Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында Советлар Союзы Герое Б.Кузнецов призына кече калибрлы винтовкадан ату буенча ел саен үткәрелә торган республика ярышлары тәмамланды.

Республикада уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча иң яхшы проектлар барланды. Бәйгедә 10 шәһәр һәм 1 авыл катнаша. Алар арасында Арча да бар.

10–11 март көннәрендә Арча районында күчмә кан алу станциясендә донорлар кан бирәчәк. Шул уңайдан без Арча үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова белән сөйләштек.

Ут белән саксыз эш итүдән торак йортларда, биналарда һәм башка корылмаларда  янгыннар чыгарга мөмкин. Бу төп сәбәпләренең берсе.

Йорт салучы өлешле төзелештә катнашучыга объектны шартнамәдә каралган сроктан да соңга калмыйча тапшырырга тиеш (мондый срок төзүче күпфатирлы йорт (КФЙ) составына керә торган объектларны тапшырырга тиешле барлык кулланучылар өчен бердәм булырга тиеш).

Төзүче тарафыннан объектны файдалануга тапшыру һәм кулланучы тарафыннан объектны файдалануга  алу тапшыруга рөхсәт алганнан соң  яклар тарафыннан кул куелган тапшыру-кабул итү акты (яисә тапшыру турындагы башка документ) буенча шартнамәдә каралган сроктан да соңга калмыйча башкарылырга тиеш. Шул ук вакытта шартнамәдә төзүче тарафыннан өлешле төзелеш объектын тапшыру буенча йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәүгә хокук билгеләнергә мөмкин.

Өлешле төзелеш объектын тапшыру турындагы тапшыру-кабул итү актында яисә башка документта өлешле төзелеш объекты булган торак урынының яисә торак булмаган бинаның төп характеристикалары, шулай ук яклар карамагындагы башка мәгълүмат күрсәтелә.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле гражданнарны бергәләп кабул итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International