Төп бүләк – хәрби комиссардан

2021 елның 16 апреле, җомга

14 апрель көнне “Аҗаган” уенының ахыргы этабы узды. Хәрби-патриотик чара Арчаның 6нчы мәктәбендә үткәрелде.

“Аҗаган” уенының район этапларында 12 мәктәп катнашкан иде. Әлеге мәктәпләр арасыннан иң җитез, иң оста, иң көчле 6 команда сайлап алынды һәм финал ярышына үтте.

Арчаның 1нче, 2нче, 6нчы, Курса-Почмак, Лесхоз һәм Шушмабаш мәктәпләре командалары билгеләнгән маршрут буенча 8 төрле сынау аша уздылар. Сафка тезелү һәм җыр, мылтыктан ату, граната ыргыту, мылтыкны сүтеп-җыю, физик күнегүләр, “Россия тарихы сәхифәләре” интеллектуаль бәйгеләрен үтте алар.

Районыбызда узган хәрби-патриотик уенда хөрмәтле кунаклар да катнашты. Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодинның Арчага кайтуы катнашучылар өчен зур дәрәҗә

булды. “Әлеге чараны оештырган, уздырган һәркемгә рәхмәт әйтәм. Бик зур эш башкарылган. Подколковник Алмаз Борһановның хезмәте нәтиҗәсендә, Арча районы һәрвакыт хәрби хезмәткә чакырылуга әзер булуы белән аерылып торды. Биредә басып торучы егетләрнең дә илебезнең сакчылары булып җитешүләрен телим”, – дип башлады ул сүзен. Якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 76 еллыгын да искә алды ул чыгышында. Тарихны, тыныч киләчәк бүләк итүче сугыш ветераннарын онытмаска чакырды Сергей Николаевич. 

Шулай ук Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та барлык катнашучыларга рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерде. “Туган илне саклау дигән һөнәр бар. Сезне котларга һәм бүләкләргә әлеге һөнәр белән бәйле хөрмәтле шәхесләр бүген бирегә җыелды. Сезнең дә илебезнең өметле терәге булып үсүегезне телим. Бабаларыбыз, әтиләребез калдырган хәзинәне саклыйк”, – дип яшьләргә мөрәҗәгать итте ул.

Бүгенге көндә Россиянең Кораллы Көчләре сафында  Арча районыннан 150 егет хезмәт итә. Шулар арасыннан хезмәтләрен намус белән башкаручы, калганнардан аерылып торучы дүрт егеткә хәрби частьларның командирларыннан Рәхмәт хатлары килде. “Аҗаган” уеннары тәмамланганнан соң, җиңүче командаларны бүләкләү тантанасына кадәр, армия сафларында хезмәт итүче, районыбыз горурлыгы булган бу егетләрнең әти-әниләре бүләкләнде һәм аларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Хәрби-патриотик ярыш-ларның иң күңелле мизгелләре – җиңүчеләрне бүләкләү. Егет-кызлар узган һәр сынауның үз җиңүчесен билгеләүдән тыш, призлы урын алган өч команда бүләкләнде. 1 урынга – Арчаның 1нче урта мәктәбе, 2 урынга – Шушмабаш урта мәктәбе, 3 урынга Арчаның 2нче урта мәктәбе командалары лаек булды. Җиңүчеләрне Сергей Погодин котлады. Призлы урыннарга ул кыйммәтле бүләк – пневматик корал тапшырды. Илшат Нуриев аларга кубок, медальләр һәм “Яшь армияче” җәйге сәламәтләндерү лагерена юллама бирде.

Илебезнең сакчыларын тәрбияләргә ярдәм итүче традицион “Аҗаган” уеннары дәвамлы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International