ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Быел Татарстанда 49 кеше газ сөременнән агуланган. Узган ел газдан агулану очраклары 12 айга 33 очрак булган. Ә быел инде ике ай ярым эчендә генә дә 25 очрак.

Альберт Гайнетдинов 1975 елдан бирле Арча сәнгать мәктәбендә эшли. Шуның 35 елын ул аның директоры була.

Әлмәт музыка училищесын тәмамлагач, ул бер ел Саба музыка мәктәбендә укыта. Аннан Казан мәдәният институтының халык музыка уен кораллары бүлегенә  укырга керә.

15 март бөтен дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Яңа Кенәр урта мәктәбендә викторина оештырылды. Анда 10 сыйныф укучылары катнашты. “Безнең мәктәп укучылары Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән олимпиадаларда да актив катнаша. Узган ел Адилә Нигъмәтуллина белән Камилә Шакирҗанова призерлар булдылар”, – диде җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Сәгыдиева.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2425 номерлы карары белән, федераль бюджеттан Россия кредит оешмаларына һәм махсуслашкан финанс җәмгыятьләренә 2019–2024 елларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирелгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 30 декабрендәге 1764нче номерлы карары белән расланган кредитлар буенча, алар алып җиткермәгән табышларны каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җиткерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасында 552 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелде, аларның торышы яхшы. Һава шартларының шулай торуы көзге культуралар өчен бик уңай, диде бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

  11,12 март көннәрендә  Арча шәһәренең 5 нче номерлы балалар бакчасында “Татар малае һәм Татар кызчыгы -2021” район конкурсы узды. Анда Арча шәһәре һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән малайлар һәм кызлар көч сынашты.Районыбызның балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек балалар арасында Арча шәһәре мәгариф идарәсе һәм региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан менә инде берничә ел рәттән бу бәйге киң яклау табып үткәрелеп килә.

Пластик белән пычрану безнең зәңгәр планетабызның барлык почмакларын агулый.
          Бүген  бер тапкыр кулланыла торган пластик бик күп җитештерелә (бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, пакетлар, төргәкләр, шешәләр һәм төрле савытлар һәм пластик чүп-чарның башка төрләре) һәм аның бик аз өлеше  генә кабат куллануга яки эшкәртүгә җибәрелә. Чүплеккә яки әйләнә-тирәлеккә эләккән пластик табигый рәвештә таркалмый, ул вак кисәкчекләргә таркала һәм бик зур территорияләрне пычратып, азык чылбырына эләгә.

Халыкара кулланучылар оешмасының (CI) ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне девизы 2021 елда "Tackling Plastic Pollution"  -"Планетаның пластик белән пычрану проблемасын хәл итәргә" булуын игълан итте.


12
март, 2021 ел
җомга

10,11 мартта районда “Донор көне” узды. Бу көннәрдә Арча поликлиникасы һәм Яңа Кенәр участок хастаханәсендә кан тапшырырга була иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International