Арча районы прокуратурасына бер ана мөрәҗәгать итте. Ул баласы тугач 2021 елның гыйнварында Арча үзәк хастаханәсенә бала кирәк-яраклары белән бүләк комплектын бирүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Аңа 2021 елда мондый социаль ярдәм чарасы каралмаган, дип аңлаталар.
Татарстан Республикасы халкын татар телендә язылган элмәтакталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында җибәрелгән хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә
Космик элемтә иярченнәре яз якынлашуын беренче булып сизә. Кояш тирәли әйләнеш ясап, Җир аңа төньяк ярымшары белән борыла. Бу вакытта язгы кояш интерференциясе башлана — кояш элемтә иярченнәренең нәкъ артына җитә.
Кояш- яктылык чыганагы гына түгел, ул көчле радиодулкыннар да чыгара. Кояш элемтә иярчене һәм кабул итүче җир станциясе белән бер линиядә вакытта телесигналлар бетәргә мөмкин. Бу күренешнең асылын аналогия аша күз алдына китерү җиңелрәк: әгәр шәм артында прожектор кабызып куйсаң, шәмнең яктылыгы күренми.
Сезне сугышчан батырлык бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
16 февральдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 7нче утырышы булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты
“Чкаловский” авиабазасында хезмәт итүче Арча һәм Әтнә районнары егетләре ТРның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә булдылар
12 февральдә район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның 5нче номерлы гимназиясенә шахмат почмагы бүләк итте
13 февральдә Наласа урта мәктәбендә шахмат почмагы ачылды.
Наласа авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Илфира Шакирова һәм хезмәт ветераны, шахмат буенча 2016 елгы район чемпионы Габделнәфикъ Фәттахов укучыларга шахмат белән шөгыльләнү өчен шундый мөмкинлек бүләк иттеләр.
Без Роберт Гарипов белән “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан очраштык. Өйләренә бардык. Иптәше Диләрә ханым белән бик матур ике катлы өйдә яшиләр. Озак сөйләшеп утырдык. Ә сөйләр сүзләр күп...
Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов нинди эш белән килүебезне белүгә беренче булып үзенең остаханәсенә чакырды