ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

Яңа Кенәрдә агач эше осталары гына түгел, тимер һәм техника белән дус булганнар да бар. Шуларның берсе – Илфат Сабиров.

14 февральдә “Арча-Арена” Боз сараенда районның шәхси эшмәкәре, спортчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган хоккей ярышлары узды

Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Утырышны ТРның Премьер-Министры урынбасары–Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Утырышта 2020 елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре һәм 2021 елга планнар турында сөйләшенде.

14 февраль, Гашыйклар көнендә сайтыбызда барган бәйге җиңүчеләре бүләкләнде

35 ел Арча үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Илфира Шәфигуллина хезмәттәшләре арасында олы ихтирам яулаган. Ә менә дәваланучылар рәхмәтен туплап барган булса, анысы зур тау кадәр өелер иде.

Татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай: “Без сугышта юлбарыстан көчлебез”... дип язган. Моның шулай икәнлеген татар ир-егетләре Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән тагын бер тапкыр расладылар.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

“Бөтенроссия чаңгы юлы көне” уңаеннан Арча стадионына чаңгычылар җыелды. Кеше күп килде.

Урта Курса Мәдәният йортына килеп керүгә мәктәп директоры Радик Яруллин белән очраштым

Казаклар авылында гомер итүче Рәис Гарипов 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды

Сеҗе авыл җирлегендә Рәис абыйны белмәгән кеше юк. Гомере буе колхозда агроном булып эшләгән һәм бүгенге көндә якыннары янәшәсендә тормыш итә ул.

15 февраль туган илдән читтә сугышчан бурычларын үтәгән россиялеләр турында хәтер көне көне буларак билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International