ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2021 ел
җомга

Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аңа иң зур бүләкне оныгы Салават ясады – 1 февраль көнне Әминә апаның оныкчыгы Кәрим туды

Арчада спорт сөючеләр бихисап. Бигрәк тә яшьләрнең төрле спорт бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулавы куандыра. “Арча” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең төрле юнәлештәге бәйгеләрдә катнашуын күзәтеп торабыз.

Салкыннар җитүгә өстәмә җылылык чыганакларын куллана башлыйлар. Елның бу вакытында көнкүреш электр приборларын файдаланганда янгыннар чыгу куркынычы арта.

“Арча хәбәрләре” газетасы турында

Арча районы прокуратурасы районда яшәүче ветеранның пенсияне вакытында китермәүләре турында мөрәҗәгатен тикшерде.

Шәхси йортка килүче суүткәргеч сафтан чыкты, ди. Ә хуҗа өйдә юк.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру. 

Юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның зыян күрүе йөрәкне әрнетә. Ел әле башланды гына, әмма республикада бер ай эчендә юлларда өч пассажир бала һәлак булды инде

Агудан башка да яшәп була, ди белгечләр

Соңгы елларда умартачыларның кәефләрен төшерә торган хәлләр күбәеп китте. Агу-химикатларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә бал кортлары кырыла, умартачының ел буе куйган хезмәте юкка чыга.

Яңа Кенәр иҗат йортында (җитәкчесе Хәмбәл Зарипов) Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары булды. 14 команда, 42 бала катнашты. Баш судья Сөләйман Галиуллин: “Шахматчыларны тагын да күбрәк җыеп була иде, әмма пандемия – артык күп җыелырга ярамый”, – диде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International