2020 елда Вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләре) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.
2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен хокукый белемнәр мәктәбе укуы узачак.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм дәүләт органнары җитәкчеләренең гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А.Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Болгар кухнясының борынгы ризыгын тәкъдим итте.
Аны әзерләү борынгы чорда ук диярлек изге йола булып саналган. Бу эштә ислам кануннары нигезендә бөтен гаилә катгый рәвештә катнашкан, чөнки нәсел муллыгы шуңа бәйле булган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде.
2020 елның 3 декабрендә, Халыкара инвалидлар көнендә, Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган йортны сатып алу өчен, шул исәптән җир кишәрлеге белән, еллык 1,9% ташламалы ставка буенча ипотека кредиты ала алалар йә хезмәт хакы алучы клиентлар гамәлдәге кредитларын шул ук максатлар өчен рефинанслый алалар, ә корпоратив компанияләр – 2,2% ставка буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә.
2020 елның 14 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне узачак.
Арча муниципаль районында кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырыла: 422000, Арча районы, Арча шәһәре, Советлар мәйданы, 12 нче йорт.
Сезне чын күңелдән искиткеч матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!
Әниләр көне – иң якты бәйрәмнәрнең берсе, ул җирдәге иң якын һәм кадерле кешеләргә – әниләребезгә багышланган. Бишектән үк безне бөек һәм изге ана мәхәббәте җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңәргә, зур максатларга ирешергә ярдәм итә. Безгә ничә генә яшь булса да, һәрвакыт әнинең тәмле сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәшләре кирәк.
“Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге белән күпләр таныш
Тернәкләндерү үзәге туганнан алып 18 яшькә кадәрге, Татарстанның барлык районнарыннан килгән, авырулары буенча төрле диагнозлы балаларга социаль хезмәт күрсәтә. Биредә тәҗрибәле белгечләр – медиклар, психолог, логопед, музыка җитәкчесе, хезмәт белгече, педагоглар – эшли.
Сезне һәм бөтен коллективыгызны, ветераннарны автотранспорт предприятиесе төзелүгә 75 ел тулу белән котлыйм!