2020 елда мәгариф (25 учреждение) һәм мәдәният (1 учреждение) учреждениеләренең хезмәт күрсәтү шартларына бәйсез бәя бирү үткәреләчәк.
Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелә.
3 декабрьдә илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә
Күп гаиләләргә кагыла торган көн бу, чөнки, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, миллионлаган солдатларның соңгы язмышы әле һаман да ачыкланмаган килеш кала.
Арча районы Иҗтимагый советы утырышында “Районның мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыруның торышы турында”гы мәсьәлә каралды
Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды.
Утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров катнашты.
Узган ялда бөтен Россия Әниләр көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Арча Мәдәният йортында бик матур бәйрәм оештырылды
Тамашачылар өчен ул онлайн-форматта да үтте. Залда – төрле тармакларда эшләүче, районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүче, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, күп бала үстерүче, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче аналар.
Катнашучыларны теркәү 2020 елның 15 ноябреннән 3 декабренә кадәр:
Россия катнашучылары өчен-иреклеләр (волонтерлык) үсеше өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы «DOBRO.RU»;
чит ил катнашучылары өчен – Future Team (futureteam.world).
Марафонны нәтиҗәле үткәрү максатыннан, сездән әлеге чараны массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртуыгызны, муниципаль берәмлекнең барлык кызыксынган затларын мәгълүмат белән тәэмин итүегезне һәм катнашуга җәлеп итүегезне сорыйбыз.
Марафон онлайн форматта узачак һәм Россия һәм чит ил катнашучылары өчен dobroinrussia. online рәсми платформасында ике телдә трансляцияләүне күздә тота.
Арча районы прокуратурасы мошенниклык турындагы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
Гражданин З. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә (гражданинга шактый зыян китергән мошенниклык), 159нчы маддәнең 3нче өлешендә (зур күләмдәге мошенник-лык) күздә тотылган җинаятьләрне ясауда гаепләнә.
Түләүләр буенча газета укучыларыбыздан сораулар килеп тора. Шул уңайдан без Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.
3 декабрьдә 9дан 16 сәгатькә кадәр мөмкинлекләре чик-ле гражданнарның хокукларын саклау мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” оештырыла.
Арча муниципаль районында хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү үткәрелә.
Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6дан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Көннең салкынча булуы шәһәрлеләрне ярминкәгә барудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә бару күркәм традициягә әверелде. Күп сатып алучылар Яңа елга һәм башка гаилә тантаналарына әзерләнә, бәйрәм табынына күркә, каз һәм үрдәкләр сатып ала. Ярминкәләр мондый продукциягә бай. 15 сәүдә мәйданчыгында шулай ук Арча, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Апас һәм Зеленодольск районнарыннан китерелгән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр комы, он, авыл каймагын сатып алырга мөмкин иде – алар барысы да кулай бәяләрдән һәм җирле җитештерүчеләр продукциясе.