Исерек хәлдә идарә иткән

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Арча районында яшәүче 31 яшьлек Разил Миңһаҗев автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ул вакытта суд аңа 30 мең сум штраф билгели, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

Әмма ул тиешле  нәтиҗә ясамый. 2020 елның 10 декабрендә исерек килеш Арча шәһәре  урамнары буйлап автомобильдә йөри, икенче транспорт белән бәрелешә, электр баганасына бәрелгәч кенә туктый. Полиция хезмәткәрләре аның исерек хәлдә булуын ачыклыйлар.

Арча район суды Р.Миңһаҗевны РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча гаепле дип тапты, аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 220 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тарту җәзасы билгеләде.

 

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International