ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Армия сафларына көзге чакырылыш башланып китте. Октябрь аенда Арча һәм Әтнә районнарыннан 20 егет солдат киеме киячәк

Ай башында биш егетебезне озаткан идек инде. Узган атнада тагын 13 егетне армия сафларына алдылар.

Районда урнашкан матур гадәт буенча аларны әти-әниләре белән хәрби комиссариатка чакырып, тантаналы озату чарасы оештырдылар. Әлбәттә, барлык саклык чаралары кулланылды.

– Хәзерге вакытта 150гә якын егетебез 54 хәрби частьта хезмәт итә. 54 командир белән районыбыз хатлар язышып, тыгыз элемтәдә тора. Мин сезне озатып калам, бер ел буе сезнең өчен җаваплылыкны үз өстемдә тотам һәм каршы алам, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Һәр егетне дога белән озатабыз. Бу да традициягә кереп китте. Һәрберсен туган көннәре, 23 февраль белән котлап открыткалар җибәрәбез, командирларыннан характеристикалар соратып алабыз. Без аны егетләребез башкалар алдында үзләрен бер баш югары хис итсеннәр, частьта аларны кыерсытырга ярамаганлыгын, ныклы контроль булуын белеп торсыннар өчен эшлибез.

28 октябрьдә Арча районында коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм таралуына контроль чараларын тормышка ашыру буенча район штабының чираттагы утырышы булды. Аны штаб җитәкчесе, район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

– Районда хәлләр шактый җитди, әмма контрольдә, – диде район башлыгы. – Саклану чараларының үтәлешен ныклы контрольдә тотарга, аңларга теләмәгән кешеләргә тиешле чарасын да күрергә кирәк!

Чыгыш ясаучылар башкарыла торган эшләр турында хисап тоттылар. Кибетләрдә, җәмәгать транспортында мобиль төркемнәр тикшерүләр үткәрә. Әмма кагыйдә бозучылар һаман да булып тора. Бер шәхси эшмәкәр башкалардан таләп итәсе урында, кибеттә үзе дә битлек киюне кирәк санамый икән. Аңа карата ике тапкыр беркетмә төзелгән инде. Хәзер эш кибетнең ябылуына кадәр барып җитәргә мөмкин.

Көчләп колхозга кертүләреннән зарланып безнең авыл кешеләре Сталинга хат язган.

Акча җыеп бер шома кешегә биреп җибәргәннәр моны. Көтәләр икән, көтәләр икәнкүренми бу. Башта чират зурдыр инде, дип уйлаганнар. “Аның Казанда йөргәнен күрүчеләр дә булган”, – дип сөйләгән иде әти.

Берәр айдан кайтып төшә бу. “Бардыңмы?дип сорыйлар. “Бардым”, –ди.“Күрдеңме? “Күрдем”. “Нәрсә дип әйтте”. “Посмотрим!диде”.

...Район газетасы үзебездә басылган вакытларда без кәгазьне үзебез алып кайта идек. Төргәкләрне гаражга, коридорга тутырабыз да, типографиягә кирәк кадәр генә биреп тотабыз. Узган гасыр ахырларында бу тәртип бозылды, республикада безгә яраклы кәгазь беттеКайбер районнарда газетаның  кайбер саннары бөтенләй чыга алмаган. Сугыш вакытында да булмаган мондый хәл..Җыелып сөйләшәбез, мөхәррир Тәлгать Кавиевич әйтә: “Кәгазьне үзебезгә табарга туры килә, Балахно белән Соликамскийга бармыйча булмый”, – ди.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында «Авыл хуҗалыгы кооперациясендә бухгалтерлык исәбе» курсы буенча чираттагы бушлай вебинар узачак.

Семинар барышында Казан дәүләт аграр университеты Икътисад институтының бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы доценты Альберт Исхаков түбәндәгеләр турында сөйлиячәк:

*кооперативларда бухгалтерлык һәм идарә исәбен дөрес алып бару ни өчен мөһим;

*исәп алып бару өчен нинди инструментлар бар;

*компания үсешенә бу ничек ярдәм итә.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Иске йортларга, биналарга тыныч кына кереп булмый. Кайчандыр монда  тормыш кайнаган, шау-гөр килгән... Эх! Өй җылысын сизә күңел...

Элеккеге Лесхоз балалар бакчасы ишегалдына да тыныч күңел белән үтеп булмады. Ә бит бу бинада күпләрнең балачагы, кемнеңдер хезмәт юлы үткән. Бүген инде коймалар ауган, тәрәзә пыялалары коелган... Баскыч төбендә мендәрләр аунап ята. Ватык уенчык машина, курчаклар... Бина җимерелмәгән, төз, матур тора үзе. Бүрәнәләрдән эшләнгән янкормасы да бар. Янәшәдә ашарга пешерү бинасы булганга охшаган. Табаклар, мич моңаеп тора... Чоланыннан әкият геройлары киемен табып алдым.  Балаларның чыркылдап көлгән, сөйләшкән, уйнаган тавышлары ишетелгәндәй булды... Шау-гөр килеп торган бакча бит бу!

Безнең килгәнне күреп, шул тирәдә яшәүчеләр җыелды.

– Ут чыгудан хәтәр, – дип сөйләде алар. – Куркыта... Кичен җыела башлыйлар. Тәмәке тарталар... Үзегез күрәсез, мендәрләргә кадәр чыккан.

– Бакчасындагы өстенә агач кына куелган канализация чокырына безнең бала төшеп китә язды.

Арча педагогика көллияте базасында Ворлдскиллс остаханәләрен ачу тантанасы булды

Әлеге остаханәләр “Башлангыч сыйныфларда белем бирү”, “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Мәктәптә музыка укыту”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлешләрен үз эченә ала. Һәм алар “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында федераль грант акчасына җиһазландырылган.

Максаты – белем алучыларны (бу очракта көллият студентларын, тыңлаучыларны) башлангыч сыйныфларда белем бирү, мәктәпкәчә тәрбия, мәктәптә музыка укыту, физик культура, спорт һәм фитнес юнәлешләре буенча заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә укыту.

Арча Үзәк китапханәсенә “Бөек сугышның яшь геройлары” дип исемләнгән китаплар кайтты

Китаплар сериясе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан дөнья күргән.

Шушы көннәрдә аларны мәктәп укучыларына тәкъдир итү булды. Район Үзәк китапханәсендә оештырылган кичәдә китапларны гына тәкъдир итеп калмыйча, Арчаның 1нче мәктәп укучыларына сугыш елларының ачысын-төчесен, авырлыкларын чагылдырган шигырь-җырлар, кайбер райондашларыбызның сугыш елларында күргәннәре турындагы чыгышлар да тәкъдим ителде.

Кырыгалдарлар турында хокук саклау органнарыннан хәбәрләр матбугат битләрендә еш басылып, радио-телевидение аша яңгырап торса да, алданучыларның саны кимеми.

Октябрьнең беренче ункөнлегендә генә дә 4 мошенниклык һәм 2 банк картасыннан акча урлау очрагы теркәлгән. 9 айда районда банк картасыннан 18 акча урлау, кәрәзле элемтә һәм интернет аша 19 алдау очрагы булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кәрәзле элемтә, интернетта алдану очраклары төрле челтәрләр аша товарлар сатканда була. Банк карталарыннан акча урлау да, нигездә, телефон, интернет челтәрләрендәге махсус программалар аша карта хуҗасының шәхси кабинетына, счетына керү мөмкинлеге табып башкарыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 565 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә  югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International