ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ди халык мәкале. Үстергәннең, җыйнап алганның бәрәкәте булсын!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Ленар Нуриевка, “Ак барс” агрокомплексы”  ширкәтеннән Марсель Шәймуллинга, “Игенче” ширкәтеннән Расих Нәҗметдиновка, “Кырлай” ширкәтендә комбайн белән бәрәңге алучы Дәниф Зариповка район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

Беркөн редакциягә Казанбаштан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ирек Нәҗмиев шалтыратты

“Узган атнада зират коймаларын буяган идек. Артып калган буяу белән мәчет коймаларын да матурлап, территориясен тәртипкә китердек. Мәдәният йорты, авыл җирлеге, медпункт хезмәткәрләре, авыл кешеләре, мәчеткә йөрүче “яшь” бабайлар бу эштә актив катнашты”, – диде ул.

Бу авылның зират, мәчетенә кагылышыбыз булмаса да, изге күңелле кешеләргә карата рәхмәт хисе туды.

“Яшьләр вакыты” дип аталган яшьләрнең автобус туры (РОУД-Тур) 2 сентябрь көнне Арчага килде“Яшьләр вакыты” дип аталган яшьләрнең автобус туры (РОУД-Тур) 2 сентябрь көнне Арчага килде

Яшьләр автобусы республика буйлап сәяхәткә чыкты.

Юк, бу гади сәяхәт кенә түгел. Аның максаты – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр белән очрашу, алар белән аралашу, төрле темаларга лекцияләр үткәрү, яшьләрнең уңышлы проектларын тыңлау, аларга бәя бирү, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен республикадагы мөмкинлекләрне аңлату, грант алуда ярдәм итү.

Безгә бер ир кеше мөрәҗәгать итте. Интернетта утырганда http://aakoza1.ru сайтына килеп чыга бу. “Саклык банкы” янәсе сорашулар үткәрә.

Бу сорашуларны үтү өчен сайтка шәхси мәгълүматларны һәм банк картасының реквизитларын кертергә кирәк. Шәхси мәгълүматларны кертеп, сорашуларны үтсәң, акчалата бонуслар аласың. Полиция хезмәткәрләре “алданмагыз!” дип кисәтеп торса да, ир кеше бу коткыга ышана. Ул үзенең шәхси мәгълүматларын һәм банк картасы реквизитларын язып, анкета тутыра. Бу эшне башкарганнан соң аның абонент номерына код язылган хәбәр килә. Кодны ул сайтта күрсәтә һәм банк картасындагы 47800 сум акчасыннан колак кага.

Прокуратура аңлата

Арча районы прокуратурасы халыкның мәшгульлеге турындагы законнарны бозу очракларын ачыклады.

Арча районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен эшкә җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия-сенең район прокуратурасы катнашында утырышы булды. Утырышта “Арча муниципаль район халкының мәшгульлек үзәге” дәүләт учреждениесендә эшсез буларак исәпкә баскан кешеләрнең эшләре тыңланды.

Шуның белән эш бетте кебек, таралыштык. Берничә көннән “Социалистик Татарстан” газетасында КПССның Арча райкомы беренче секретаренең җавабы басылды, уяулык күрсәткән өчен Ильяс Фәттаховка рәхмәт әйттем, гаеплеләр җавапка тартылды, диелгән иде.

Дөрестән дә, бер генә кешенең дә ул мәкаләне ник яздың, дип әйткәне, үпкә белдергәне булмады. Әмма власть белән ике арадагы киеренкелек шактый вакытлар сакланды.

Тик бу тынлык вакытлы гына булган, Наласа күле вакыйгасы Казанда кайнаудан туктамаган булып чыкты. Көннәрдән  бер көнне бүлмәгә “Социалистик Татарстан” газетасы журналисты Габделбәр Ризванов килеп керде. “Эшләр катлауланып китте, безгә Наласага барып теге бодайны табарга кирәк”, – диде ул. Югарыдан андый мәкаләне ник бастырдыгыз, дип бәйләнгәннәр булса кирәк.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген 2020 елның 08 сентябрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында төзекләндерелгән  МБМБУ “Арча 2нче балалар бакчасы” ишекләрен ачты. Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры  Равил Кузюров,  Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.  Мөхтәрәм кунаклар  ата–аналарны, тәрбиячеләрне, балаларны әлеге сөенечле вакыйга белән котладылар, балалар бакчасы белән танышу барышында башкарылган эшләрнең сыйфатына уңай бәя бирделәр. 40 еллык тарихы булган балалар бакчасы сабыйларны заманча яңартылган,  искиткеч  матур бүлмәләр белән каршы алды. Балалар бакчасы “Татинвестгражданпроект”ДУП проекты буенча ҖЧҖ “Армада” тарафыннан төзекләндерелде.

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары финиш сызыгына чыктылар. Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га суктырылган, 5245,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,4 ц/га.

«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.

5,6 млн. сумлык Agrator КЗС-8500 чәчү комплексы – ул John Deere 730ның Россия аналогы, ә анысын 11 млн. сумга сатып алырга мөмкин. Россия чәчү комплексының өстенлекләре - запас частьләр дә үзебездә һәм үзкыйммәте дә түбән.

Чәчү комплексы конструктив рәвештә эшли торган ике модульдән тора:туфрак эшкәртү модуле һәм чәчү модуле. Эшкәртү модуле биш рәтле очлы культиватор тешләреннән тора. Агрегатның культиватор өлеше артында чәчү модуле урнаштырылган, ул тигезли торган катоктан һәм дисклы сошниклардан тора.

Бункер орлыклар һәм ашламалар өчен ике яңа дүрт контурлы чәчү аппараты белән җиһазландырылган һәм анда чәчү нормасын көйли торган «Zero Max» механик җайланмасы урнаштырылган, әлеге җайланма чәчү нормасын тиз һәм җайлы үзгәртергә мөмкинлек бирә, моның өчен вариатор шкаласы буйлап рычагны гына күчереп йөртергә кирәк.

Сентябрь аеның башы Арча районы өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды

3 сентябрь көнне Яңа Чүриле психонев-

рологик интернатның яңа корпусы ачылды. Тантаналы чарага Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан  Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килгән иде.

Яңа Чүриле психоневрологик интернатның яңа корпусы “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында республикада төзелгән бердәнбер объект.

– Тормыш шартларын яхшырту максатында республикада бик күп эш башкарыла. Коронавирус белән бәйле рәвештә килеп туган кыенлыкларга да карамастан, бер милли проект та, бер программа да тукталып калмады, вакытында файдалануга да тапшырыла, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин. – Бу объектның ачылуы интернатта яшәүчеләр, анда эшләүчеләр өчен шартларны тагын да яхшыртыр дип ышанабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International