Район халкының 350-400ен эш урыны белән тәэмин итү планлаштырыла
Шәһәребездә төзелеп килүче “Арча” сәнәгать паркы 21 гектар җирне биләп тора. Ул Питомникка керү юлының сул ягында урнашкан.
Узган атнада биредә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булды. Шулай ук парк төзелеше белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, парк төзелешендә үз өлешләрен кертүче “Союз” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Табигать ресурслары”, “Идел буе заводы”, “Агро Масло”, “Армада”, “ТехноАрск” ширкәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә бар иде. Рөстәм Нигъмәтуллин паркның эшчәнлеге белән танышты, һәр тармакның ни дәрәҗәдә эш алып баруы белән кызыксынды.
Җимерелгәнне төзәткәнче, аны булдырмый калу күпкә отышлы
Май аенда ук редакциягә Югары Пошалымнан борчулы хәбәр керде. “Бу ни хәл инде? Мелиораторлар буадагы суны җибәрә. Монда балык! Җәйгә керәбез, ә безне хәзер сусыз калдыралар. Язын түгел, көзен эшләргә кирәк ремонт эшләрен. Язын кар сулары җыелып кала”.
Ул вакытта буадагы су тулысынча җибәрелмәде.
Август башында Югары Пошалым буасы вакыйгасы тагын баш калкытты. Электрон челтәрләргә куелган видеода суы җибәрелгән әлеге буада халык, пычрак, ләм ерып, кул белән балык чүпли... Бу хәл Татарстан Республикасының Экология министрлыгына кадәр барып җиткән.
Без бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырыштык. Иң элек район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь, энергетика һәм элемтә секторы җитәкчесе Илфат Рәхимов белән сөйләштек. Югары Пошалым буасына барып кайттык.
8 сентябрьгә район хуҗалыклары игеннәрнең 95 процентка якынын суктырып алдылар. Тугыз хуҗалык уракны тәмамлады. Бер гектардан уртача уңыш – 37,7 центнер.
Иң югары уңыш – “Кырлай” ширкәтендә – 45 центнердан артык, “Курса МТСы” ширкәтендә 44,7 центнер. “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Тукай”, “Казанка” хуҗалыкларында 40 центнердан артык.
16400 гектарда көзге культуралар чәчелергә тиеш. Бу эш әйбәт срокларда төгәлләнеп килә.
Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
8 сентябрьдә Татарстан МФЦсы урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итүне тәмамлый
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Арча шәһәрендә 2020 нче елның 4 нче сентябрендә, матур кояшлы аяз көндә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе “Арча шәһәренең гомуми үсеш бирү төрендәге 7 нче номерлы “Балачак” балалар бакчасы үзенең ишекләрен киң итеп ачты.
Без, Бөек Ватан сугышыннан соң туган балалар, “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады” дигән матур сүзләр астында үстек
Безгә укытучылар, партия лекторлары сугышта 7 млн. совет кешесе һәлак булган, дип сөйләделәр. Еллар үткән саен бу сан арта барды, хәзер 30 млн.га якынлашты, әле бу да соңгы сан түгел, диләр...
1 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Арча районында булды
Ул Арчаның В.Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбендә Белем көнендә катнашты.
Августның соңгы шимбәсендә Арчада мәктәпләр ярминкәсе үткәрелде
Ел да оештырыла торган бу ярминкәне Арча халкы көтеп ала. Чөнки анда яшелчә, җиләк-җимеш – бар да була. Аннан, халыкны иң кызыктырганы, барысы да чагыштырмача арзан бәядән.