Сезне зур җиңү – 2020 ел урагын уңышлы тәмамлау белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Арчалылар максатчан һәм нәтиҗәле эшләү үрнәге күрсәттеләр, район иминлеген, икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертеп 215 мең тонна икмәк җыйнап алуга иреште.
– Илшат Әхәтович, районда илкүләм проектларның ничек тормышка ашуын күреп торабыз. Шундыйларның берсе – “Уңай шәһәр мохите тудыру” проекты. Арчаның үзәк Зур урамында барган төзелешләр күз алдында эшләнә. Быел балалар үзәктәге фонтанга куанып бетә алмады. Җәй шуларның шатлыклы авазы, чыр-чуы белән үтте. Кичкә керсәң, декоратив утлар тирә-юньне тагын да ямьләндереп җибәрә. Тиздән биредә кинофильм-нар карау өчен заманча медиаэкран да куелачак. Районыбызның шәрык ягына бара торган җәяүлеләр юлындагы биек “Тюльпан” утлар үзе бер могҗиза! Ул төрледән-төрле эскәмияләр!
Бер урынга күп кеше җыймау максатыннан, бөтен Россиядәге кебек, бездә дә сайлау көннәре итеп 11, 12 һәм 13 сентябрь билгеләнгән иде
Райондашларыбыз бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайладылар. Сайлауның һәр көнендә дә районыбыздагы 62 сайлау участогында кеше өзелмәде. Моннан тыш, җомга һәм шимбә көннәрендә йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирергә мөмкин иде. Һәр сайлау урынында тиешле санитар нормалар үтәлде. Катнашучыларга бирү өчен бер генә тапкыр куллана торган битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар әзерләнгән иде. Һәркем дезинфекция ясый торган махсус сыеклык белән кулларын эшкәртте.
Районыбыз кырларындагы мул иген уңышын югалтуларсыз амбарларга урнаштыруда Арча элеваторы коллективының да өлеше зур
– 72 мең тонна ашлык кабул иттек инде, – ди директор урынбасары Рәдис Мавлин. – Соңгы елларда моның кадәр икмәк килгәне юк иде.
Кайбер көннәрдә 4 мең тоннадан артык ашлык килгән. Әле дә көн саен бер мең тоннага якын килеп тора. “Быел ашлыкның сыйфаты да башка еллардагыдан яхшырак, – ди лаборатория мөдире Миләүшә Шәяхмәтова. – Чиста, коры ашлык килде”.
“Северный”, “Заря”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Яңарыш” ширкәтләре – иң күп ашлык тапшыручылар. “Ярый әле элеватор бар”, – ди җитәкчеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә туры эфирда АГРОВИДЕНИЕ CNHI 2020 онлайн-шоу ачылачак.
Онлайн трансляция вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасындагы ярышларны карарга, техника белән эшләүнең нечкәлекләре турында белергә мөмкин булачак, экспертлар компания белән эшләүнең төп өстенлекләрен бәяләячәк һәм аңлатачак. Ә иң актив тамашачылар арасында призлар уйнатылачак!
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Уңыш җыюны беренче булып Әтнә районы тәмамлады. Алар республика Президентына яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән беренче икмәкне тапшырдылар. 8 районда (Баулы, Лаеш, Әлмәт, Кама Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Азнакай, Мамадыш, Менделеевск районнарында) бик аз гына мәйданда урып-җыюны төгәллисе калды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.
Бер кооперативка грантның максималь суммасы - 70 млн. сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һ.б. объектлар сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин.
8 сентябрь көнне, Арча шәһәренең 2нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасы төзекләндерелгәннән соң яңадан ачылды
Заманча яңартылган әлеге бинаны ачу тантанасын Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм район башлыгы Илшат Нуриев котлау сүзләре белән башлап җибәрде.
“Быел Арча районында ике балалар бакчасы төзелде, өч балалар бакчасы төзекләндерелде. Бер районда да моның кадәр эшләнелми. Әле ачасы урыннарыбыз тагын бар...” – диде Илшат Нуриев һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады. Биредә эшләүче һәр хезмәткәргә уңышлы эшләр, сәламәтлек балаларга бәхетле киләчәк теләде район башлыгы. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров да ихлас күңеленнән котлау сүзләрен җиткерде. “Без, чыннан да, бәхетле заманда яшибез. Республикабызда һәрвакыт нидер төзелеп, яңартылып тора, яңа төзелешләр торгызыла. Президентыбыз әйтмешли, бу һәр кеше турында шәхси кайгырту нәтиҗәсе”, – дигән сүзләр белән Арчаның төзеклегенә, матурлыгына соклану хисләрен белдерде ул.
Ул тарихка өченче чакырылыш район Советының соңгы утырышы булып кереп калыр. Алда – муниципаль сайлаулар.
Ә бу утырышта район тормышына кагылган агымдагы дүрт мәсьәлә каралды. Депутатлар хокукый актларга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында карарлар кабул иттеләр. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Соңыннан район Советы рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев барлык депутатларга бердәм уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, истәлек бүләкләре тапшырды.