Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, башкарылган эшләр күп. Узган ел 13285 квадрат метр шәхси, 4772 квадрат метр торак күп фатирлы йортларда төзелгән. Комаров, Б.Урманче, Вахитов урамнарында социаль ипотека программасы буенча һәм коммерцияле торак сафка кертелгән. 6 күп фатирлы йорт төзекләндерелгән.
Халыктан җыелган үзара салым акчасының һәр сумы республика бюджеты исәбенә 4 сумга артып кайта. 2019 елда шушы акчага 16 урамга вак таш түшәлгән, 9 урамда янгын гидрантлары куелган. Контейнер һәм бункер мәйданчыклары төзекләндерелгән.
14 февральдә үткән суд утырышына авылдашлары да күп килгән иде. Иң кызыгы шул, аларның барысы да Әлтаф яклы. 255 кеше кул куеп, хат та язып керткәннәр. Үлүче түгел, ә үтерүче яклау, ә, бәлки, жәлләү тапкан һәм хөкемдардан аңа мөмкин кадәр йомшаграк җәза бирүне сораган судны беренче тапкыр күрәм.
Мин үлүчене дә, үтерүчене дә белмим. Хәер, Әхәт абый белән читтән торып таныш. Газетага мәкаләләр яза иде ул. Язу теле – искиткеч. Андый кешенең начар характерлы булуы мөмкин дә түгел кебек иде. Әлеге тетрәндергеч вакыйга һәм суд булмаса, бәлки, әле дә шундый фикердә калыр идем.
Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды
Рабига әби ире Габделбәр белән 10 бала үстергән. 27 оныклары, 34 оныкчыклары бар. Авыр сугыш елларында, аннан соңгы чорда да намус белән хезмәт иткән кешеләр алар.
Аны гомер бәйрәме белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов килде һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Биектау районының Ямаширмә авылында дөньяга килә Фирдәвез апа. Күп балалы, әти-әнисе җир кешеләре, намуслы хезмәт белән көн күргән колхозчы гаиләсендә үсә ул. Бүгенге көндә бертуганнарыннан Ямаширмәдә гомер итүче, үзеннән өч яшькә кече сеңлесе Мәгъфируз апа гына исән-сау. Апасының гомер бәйрәменә ул да килгән иде. Туганнарын күреп, аралашу насыйп булды.
Район мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов гел нәрсәдер оештырып тора. Бу башлангыч профсоюз оешмаларының “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында уздырылучы чираттагы чаңгы ярышы иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров та килде. Ул чаңгычыларны сәламләп, уңыш-
лар теләде.
Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев чаңгычыларны ярышка җибәреп һәм каршы алып торды. Башта 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар ярышты. Физкультура укытучылары Курса-Почмак мәктәбеннән Хәлил Хәсәнов, Яңа Кенәр мәктәбеннән Зөлфәт Хәйруллин, Иске Кырлай мәктәбеннән Айрат Ситдыйков һ.б. – һәркайсы үз командасы өчен җанатып йөри. Арчаның 11нче балалар бакчасы физик тәрбиячесе Гүзәл Җамалиева алга ыргылды. Ул ахырга кадәр беренчелекне бирмәде. Аның артыннан чаңгычылар гаиләсеннән 8нче балалар бакчасыннан Гөлназ Диярова килде. 3нче нәтиҗә Лесхоз мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Ләйсән Әхмәтовада иде.
– Безнең Лесхоз мәктәбендә физкультура укытучысы Илдар Шакиров чаңгы юлын салып тора, – дип сөйләде Ләйсән Әхмәтова. – Чаңгыда йөрергә мөмкинлек бар. Йөрибез.
– Аллаһ ризалыгы өчен уздырылган бу чара мөселманнар арасында бердәмлекне ныгытуга бер этәргеч булсын. Аны оештыруга ярдәм иткән һәркемгә Раббыбыз әҗер-савап- ларын насыйп әйләсен, – диде спорт бәйрәмен ачу тантанасында район мөхтәсибе.
Бу ярышлар быел бишенче тапкыр уза. Аны шушы авылда туып-үскән эшмәкәр, туган авылы өчен җан атып яшәүче Шамил әфәнде Хаҗиев оештыра.
– Колхоз таралгач, Мөрәледә Сабантуйлар да үтми башлады. Шул чак күңелем әрнеп авылдашларыма милли бәйрәмебезне кире кайтару теләге туды. Менә шушы үзем уйнап, тәгәрәп үскән матур тугайда Сабантуй мәйданы кордырттым. Хәзер районда Сабантуйлар бездән башлана. Кыш көне дә авылдашларга бер күңел ачу чарасы булсын дип, шушында чаңгы узышлары үткәрергә булдык. Миңа бу бәйрәмнәрне уздыруда туганым Расип хәзрәт, аның уллары ярдәм итә, бик зур рәхмәт аларга, – ди Шамил Кавиевич.
Инспектор тегенең кулын эләктереп тә ала, көтелмәгән хәлдән югалып калган карак әлләни каршылык та күрсәтә алмый кала. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк, хокук сакчысы рация буенча ярдәм чакыра. Әмма хәлләр көтелмәгән борылыш ала, теге бәндә башта буйсынгандай шыпырт кына бара да, кинәт ыргылып костюмын инспектор кулында калдырып посадкага кереп югала.
Яңадан “тревога” игълан ителде, әмма бу юлы эзләү зонасы кечерәйгән, вокзал да ерак түгел иде. Бөтен җиргә постлар куелды, участок инспекторы аның төс-кыяфәтен, буй-сынын да күреп калгач, котылу мөмкинлеге бик чикләнгән иде.
Питомниктан 43 ел бергә яшәп, фланель туйларын билгеләп үтүче Саймә һәм Салихҗан Зариповлар, 35 ел иңне-иңгә куеп яшәп, мәрҗән туйларына килеп җиткән Гөлшәмия һәм Фоат Хәбибуллиннар, тимер туйларын бәйрәм итүче Наҗия һәм Зиннур Вәлиевлар, Арчадан 42 ел матур яшәүче Халисә һәм Ринат Бариевлар “Пар канат” дип аталган кичәнең төп кунаклары булды.
Салихҗан абый Түбән Курсадан. Күп балалы гаиләдә туа. Мәктәптән соң Үрнәк училищесында укый, армиядә хезмәт итә, кайткач үз авылында тракторда эшли. “Кыр батыры” “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була. Буш вакытларында гармунын кулына ала. 1977 елда Яшел Үзән районыннан Казанга килеп эшләүче чибәр кыз Саймәгә өйләнә. Бераздан гаилә Питомникка килеп яши башлый. Берсе тракторда эшли, икенчесе складта. Ике балалары туа. Әнә шулай еллар уза. Үрнәк гаилә санала бүген бу пар.
Бу юлы үзешчән артистлар “Урлыйкмы? Урламыйкмы?” дигән исем астында Аяз Гыйлаҗевның “Кияү урлау” пьесасын сәхнәләштерделәр. Аны сәхнәгә танылган режиссер, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов куйды.
– Спектакльне өйрәнү дәверендә каршылыклар күп булды. Әмма без аларны җиңеп чыга алдык, – дигән иде үзенең “Арча радиосы”на биргән интервьюсында театрның режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова.
Чыннан да, артистларның да, шулай ук режиссерның да, бик күп көч, тырышлык куйганлыгы, энергия сарыф иткәнлеге күренеп тора. Артистларның барысы да сәхнәдә шулкадәр бирелеп уйнады, тулысынча образларны ачып бирде. Бу – искиткеч зур хезмәт.
Өченчесе – Кыям абый бер аягын калдырып, култык таяклары белән кайткан. Бозлы су эчендә ятып үпкәсенә салкын тидергән булган. Ул вакытта Корайван авылы “Кызыл тау” колхозы дип атала, анда дүрт бригада. Кыям абыйны колхоз рәисе итеп куялар, ул еллардагы район газетасы төпләмәләрен карап утырганым бар, “Кызыл тау” колхозы гел алдынгылар рәтендә.
Замананың бик кырыс вакыты булган ул. “Берничә хатын-кыз берәр кочак салам алып кайтып, баз өстен каплаган идек. Кыям абый ул саламнарны кире илттерде”, – дип сөйләгән иде әни.
Кыям абый 1947 елда (утыз яшь тә тулмаган килеш) шул үпкә авыруыннан үлеп китә...