Анда Арчаның “Ястребы” командасыннан тыш, Казан, Лениногорск, Буа, Кукмара, Мамадыш, Чулман Аланы, Чистайдан килгән 10–11 яшьлек малайлар Бөтенроссия финалына юллама өчен көч сынашты. Җомга һәм шимбә көнне арчалар Кукмара, Чистай, Мамадыш командаларын зур исәп аермалары белән отып, 16 февральдә үзләренең төп көндәшләре – Казанның “Динамо”сы белән уйнады.
– Бу финал теләсә кайсы турнирны бизәрлек уен булды, – диде соңыннан Татарстан хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев.
Дөрестән дә, көндәшләр бер-берсенә тиң иде. Уенның соңгы минутларында гына арчалар өстенлеккә иреште. Исәп – 3:2.
Әллә кайчангы танышлар кебек очраштык. Йөзе таныш та кебек. Сөйләшә торгач аңлашылды, ул сыер да сауган, бозаулар да караган, орлыкландыручы булып та эшләгән. Хәзер өйдә. Иптәше Ислам белән савым сыерлары асрап, үзләреннән арткан сөт, ит ризыкларын саталар. Сыерларны үзе орлыкландырып тора. Берничәсен калдырып, бозауларын саталар. “Терлекнең чыгымы да бик зур, – ди алар. – Азыкны сатып алып ашатабыз”.
–Үзмәшгульче булып теркәлдем, – дип сөйли Лилия Камалова. – Иң башта авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина үзмәшгуль булуның тәртипләрен аңлатты. Рәсми теркәлеп, үз эшеңне алып барсаң – җаның тыныч. Ә болай син эшсез саналасың...
Тормыш мизгелләр кебек уза да китә. Әле генә иртә була, шул арада кич җитә. Эш, мәшәкать дип, Адәм баласының бу болгавыр заманда үзенә бүләргә вакыты да җитми. Кем белә, бәлки үзенә игътибарны арттырган булса, авыргач дәваланса, Җәүдәт Хәсәнов та гомерен озынайта алган булыр иде. Хәер, тәкъдирдән котылып булмый...
“Вафатының икенче көнендә кесәсеннән хастаханәгә ятарга дигән юллама таптым. Ә ул бу турыда безгә әйтмәде...”, — ди хатыны Екатерина Андреевна искә алу кичәсендә. Чыгыш ясаганда Татарстанның баскетбол федерациясеннән, ТР җыелма командасы вәкилләренең дә тавышы калтырады.
Тылдагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган өлкән апаларыбыз, әбиләребез бу чор турында күз яшьләренә буылмыйча сөйли дә алмый. Аерма шунда гына: алар өстенә дошман пулясы явып тормаган. Ә калганы...
Сугыш чоры хатын-кызларының күңеленнән үткән еллар гына авырлык-
ларны юып төшерә алмый шул. Өзгәләнә-өзгәләнә күргәннәре турында сөйләгән 90-95 яшьлек әбиләрне күреп йөрәк әрни. Бүген без алар белән аралаша, истәлекләре белән уртаклаша алабыз, тагын берничә елдан... Эх, бу хакта искә аласы да килми.
– Сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез. Әле дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшь буынны тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертәсез. Бик зур рәхмәт сезгә, – диде залдагыларны сәламләп район башлыгы Илшат Нуриев.
“Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре арасында спорт уеннары башлап җибәрергә уйладык. Бүген сездә итекле футбол уза. Бу якларның актив икәнен беләбез. Барыгызга да уңышлар. Матур уен күрсәтегез!” – дип уеннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов ачты. “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Лилия Гәрәева бу уен кышкы спорт төрләре арасында үз урынын тапсын һәм ел саен үткәрелсен иде, дигән теләген җиткерде.
Барлыгы 3 команда – укучылар, яшьләр һәм ветераннар командалары итекле футболда үз көчләрен сынады. Теләгән кешегә кайнар коймак белән самовардан чәй эчү мөмкинлеге тудырылган иде.
Анда Арча районы мәктәпләреннән, педагогика көллиятеннән, “Татавтодор”ның Арча филиалы, Теләче, Балтач районнарыннан 187 чаңгычы катнашты. Катнашучылар арасында хөрмәтле ветераннарыбызның да булуы аеруча сөендерә.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Фәнил Гарәфиевның тормыш иптәше Лилия Гарәфиева, улы Фәнис Гарәфиев, дусты Рафаэль Муллагалиев сәламләде һәм уңышлар теләде.
“Быел бу ярышлар 9нчы тапкыр үткәрелә. Вакытсыз арабыздан киткән Фәнилне районда белмәгән кеше сирәктер. Ул буш урында зур компания барлыкка китерүче буларак кына түгел, ә кече күңелле, ярдәмчел кеше буларак районыбыз халкының ихтирамын яулап өлгергән иде. Спортны бик ярата иде. Шуңа күрә җәмәгате Лилия ханым, балалары, дуслары, район хакимияте белән берлектә ел саен аның истәлегенә чаңгы ярышлары уздырыла”, – диде “Арча” спорт мәктәбе директоры урынбасары Венера Таджибаева.
Мәктәпләрдә укучыларны рациональ тукландыруны оештыру аларның сәламәтлеген сакларга һәм белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган төп факторларның берсе.
Әлбәттә, рациональ туклану баланың сәламәтлеген, йогышлы авыруларга һәм әйләнә-тирә мохитнең башка тискәре факторларына каршы торучанлыгын, белем алуга сәләтен формалаштыру өчен кирәкле шарт. Рациональ – ул ризыкта азык-төлек матдәләренең тиешле күләмдәге тупланмасы, ягъни балалар организмын үстерү һәм эшләтү өчен кирәкле аксым, май, углевод һәм микронутриент (витаминнар һәм минераллар) буенча балансланган ризык.
17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Киңәшмәне ачып, Дмитрий Патрушев, язгы чәчү кампаниясенә әзерләнүне тизләтелгән режимда алып барырга кирәк, дип ассызыклады, чөнки һава шартлары аркасында кайбер төбәкләрдә быел чәчү эшләре элеккеге уртача сроклардан алданрак башланырга мөмкин.
Моның өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен минераль ашламалар, орлыклар, ягулык-майлау материаллары, техника һәм башка ресурслар белән вакытында һәм тиешле күләмдә тәэмин итәргә кирәк.
Бүген аграрийлар торган саен күбрәк булачак уңышны иминләштерү турында уйлыйлар. Агроиминләштерү хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча әһәмияткә ия, шундыйларга безнең республика да керә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып баруда, керемнәрне алдан фаразлауда реаль мөмкинлекләр бирә.
Узган ел Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге елт һәлак булуга бәйле рәвештә 120 млн. сум компенсация алдылар. Барлык сумма «Красный Восток Агро» АҖенә туры килә диярлек. Без агрохолдингның генераль директоры Владимир Панковтан чәчүлекләрне иминләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашуны сорадык:
- Мәгълүм булганча, РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең көзге чәчүлекләрне кабат чәчү буенча чыгымнарын бары тик иминләштерелгән кырлар өчен генә компенсацияләү турында карар кабул итте. Татарстанда 218 мең гектар һәлак булган җирләрнең 12,5 мең гектары гына иминләштерелгән булып чыкты.