ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.

Чара кысаларында умартачылар өчен җайланмалар, инвентарь, чимал, ветеринария препаратлары һәм уку ярдәмлекләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырыла. «Умарталарны серкәләндерү эшчәнлеге: әһәмияте, проблемалар, хәл итү юллары» темасына түгәрәк өстәл эшен оештыру һәм бал фестивален уздыру планлаштырыла.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Фестиваль кысаларында йорт фасадларында зур сәнгать эшләре ясау оештырылачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар уздырылачак. 3 февральдә фестиваль кысаларында Россия төбәкләреннән урам сәнгате фестивальләрен уздыруга гаризалар кабул итү тәмамланды. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирү шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  татар  токымыннан  булган  атларны  үрчетү  өчен  2020 елга   бияләр сатып  алуга  субсидияләр каралган, аларның  гомуми күләме  5 млн. сум  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясендә  хәбәр  итте.  

Искәртеп  узабыз, 2019 елның  6 февралендә  саклана  торган селекция  казанышларының дәүләт реестрында “Татар” токымлы  атларга  патент теркәлде.   Бу атларның җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык  феноменаль чыдамлыкка ия  булуын   Россия  иппология  фәне дә  билгеләп  үтә, алар  шулай  ук  югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам.  

15 февральдә Буада 2008-2009 нчы елны туган кызлар һәм малайлар арасында волейбол буенча ярыш узды. Турнирда барлыгы 4 команда кызлар, 4 команда малайлар көч сынашты. "Арча" спорт мәктәбенең җыелма командалары да бу ярышларда катнаштылар. Кызлар командасы барлык көндәшләрен дэ жиңеп беренче урынны алдылар.


14
февраль, 2020 ел
җомга

Арча хастаханәсендәге гериатрия (65 яшьтән өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү) бүлмәсендә тикшеренгәннән соң, районнан өч кешене стационар дәваланырга җибәргәннәр. Гыйнвар ахырында андый бәхет Сеҗедән Гатиятулла Хәйруллин һәм Түбән Пошалымнан Рәшит Шәйдуллин белән Баһрам абыйга тигән. Ә алар бик теләп ризалашкан һәм тән сихәтлеге алып кына түгел, рухи яктан да савыгып кайтканнар.

Бер елны “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хуҗалыкның гына түгел, районның да алдынгы сыер савучысы Әлфинур Хәйруллинага лаеклы ялга озатканда буаз тана бүләк иткән иде. Алдынгы механизатор Фәрит Гайнетдиновка үзе эшләгән “Беларусь” тракторын бүләк иттеләр.

– Әйе, сарымсакны без үстереп карадык. 20 сутый җирдә иктек, – дип сөйләде ул. – Аның өчен җир яхшы кирәк, тәрбияләп үстерү өчен ул кеше факторы сорый. Күпләп сату базарында безнекен алмадылар. Аларга чиста һәм арзан булсын (Кытайныкы кебек! – ред.). Без килосын 100 сумнан колбаса цехына тапшырдык. Ә менә үз хуҗалыгыңда кеше ялламыйча сарымсак үстерүчеләргә бу эш отышлы.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда оештырылган очрашуда районның “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Лимусович ул еллардагы Әфганстандагы сәясәт, артта калган илгә ярдәм итәргә керүләре, совет солдаты алдындагы изге бурыч турында сөйләде. Телевизордан яратып караган “9нчы рота” фильмы турында да әйтеп үтте. Хәлиткеч сугышчан операциядә катнашкан 9нчы ротада 6 солдат һәлак була, 28е яралана, шуның 9ы авыр җәрәхәтләнә. Дошманнар белән бәрелештә катнашып, соңгы пуляга кадәр көрәшкән рядовой Игорь Чмуров соңыннан Советлар Союзы Герое исеме ала. Ул исән, Мәскәүдә яши. Ә менә кече сержант Вячеслав Александровка һәм рядовой Андрей Мельниковка Советлар Союзы Герое исеме һәлак булганнан  соң бирелә.

Шуларның берсе Арчадан Рәшит Гарипов. Чиканаста туып-үскән. 64 яшендә. Әнисенең хәбәрсез югалган әтисе турында мәгълүмат беләсе килә.

– Әтинең әтисе Суслонгерда булган, шуннан кайтып вафат булды. Ә менә әнинең әтисе турында бернинди хәбәр юк. Хәйруллин Шәмси исемле ул. Шәмсемөхәммәт булуы да бар. Өтнә авылыннан. Саратовка чыгып киткән. 1941 елда ук. Кайсы частька эләккәне билгеле түгел. Әни вафат инде. Аның сеңлесе Йошкар-Олада яши. Гомер буе әтисен эзләде. Хатларын да алып китте. Тик хәзер үзенең дә хәтере юк инде. Хатларны кая куйганын да белми. Кемдер кайтып әйткән. Үзебезнең районнан. “Үлгәнен күрдем. Бергә идек”, – дигән. Моны ишетеп барысы да елаша башлаганнар. Ул кеше Яңасаланыкымы, Наласаныкымы – төгәл хәтерләмиләр. Шундый хәбәр килеп ирешсә дә, барыбер гомер буе көттеләр. Үзем исән чагында эзләүне дәвам итәсем килә. Кая күмелгәнен булса да беләсе иде, – диде ул.

Ишекне ачып  керүгә, башында ак яулык, өстенә матур бизәкле яшел күлмәк кигән сөйкемле әби каршы алды безне. Ягымлы тавышлы Салиха апа елмаеп түргә дәште. Сөйләшергә, кирәкле урында шаярып та алырга ярата торган әбиебезгә сокланып карап утырдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International