Ил җитәкчеләре дә бу хакта уйга калган. Балаларга түләүләргә кагылышлы законнар шул хакта сөйли.
Бала табу йортыннан бүләк
2020 елның 1 гыйнварыннан яңа туган сабыйларга бала табу йортында балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы бирелә. Бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә эшләнә. Әмма ул барлык балаларга да эләкми. Аның өчен гаиләдәге җан башына уртача керем яшәү минимумыннан (әйтик, бүген ул 9295 сум) артмаска, гаилә Татарстан Республикасында даими яшәгән булырга тиеш.
Воркшопның эшче төркеме Арчада булып, шәһәрнең Зәйнуллин, Борһанов, Жуков урамнары кергән тирәлектә халык өчен уңайлы булган ишегалды комплексы тудыру турында киңәште, урынга барып мөмкинлекләрне карады, биредә яшәүче халыкның фикерләрен тыңлады. Төркемне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин каршы алды һәм озатып йөрде.
Мөхәррир мине чакырды да: “Иртәгедән хатлар бүлеген кабул итәсең!” – диде.
– Миннән озаграк эшләүчеләр дә бар бит, алар алдында уңайсыз, аннан булдыра алырмын микән?” – дим.
– Не знаешь – научим, не хочешь – заставим! – диде Ренат Таҗиев. Ул элекке моряк, бу сүзләрне еш куллана иде.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 2 августындагы 1006 номерлы карары белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы объектларының (территорияләренең) һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы эшчәнлеге өлкәсенә караган объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан сакланышына карата таләпләр һәм әлеге объектларның (территорияләрнең) иминлек паспорты формалары расланды.
Террорчылыкның куркынычлык дәрәҗәсен һәм нәтиҗәләрен исәпкә алып, объектларның (территорияләрнең) сакланышын, инфраструктура һәм яшәеш өчен әһәмиятен бәяләү нигезендә, объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан сакланышын тәэмин итүгә аерымланган таләпләр кую максатыннан, объектларга (территорияләргә) категория бирү уздырыла.
28 гыйнварда Арча Укучылар Сараенда «Массакүләм мәгълүмат чаралары аша өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучыларның төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыру һәм мәгълүмати компетентлыгын формалаштыру»дигән темага республика семинары булып узды. Республиканың медиа белем бирү белән шөгыльләнүче өстәмә белем бирү белгечләре өчен Укучылар Сараеның инфокоммуникацион бүлеге педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре мастер-класслар үткәрделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Максаты – техниканың техник хәлен, хәрәкәт куркынычсызлыгын контрольдә тоту, тирә-як мохитне, юлларны саклау. Операция барышында Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр, аучылык хезмәтләре белән берлектә рейдлар оештырачак.
Эшмәкәр бу юлы шиншилла дигән искитмәле җәнлек турында сөйләде, шундый тәмләп сөйләде, тизрәк шуларны күрәсе, сыйпап карыйсы килде. Һәм ул минем кызыксынуымны аңлап өенә чакырды.
Вакыт аяусыз, сугыш ветераннары сафы сирәгәя бара. Хәзерге вакытта районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 18е генә исән. Ә Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан азат итүдә катнашучы якташларыбызның берсе генә исән-сау.
Бәйге узган атнада ике көн дәвамында Арчаның икенче мәктәбендә барды. Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Кукмара, Балтач районнарыннан 18 укытучы килгән иде. 12се тәҗрибәле укытучылар булса, 6сы әле яңа мәктәптә балаларга белем бирә башлаган яшь педагоглар.
Чөнки кытайлар бөтен дөньяга таралган, шул исәптән Татарстанда да бар алар. Казанда Кытайдан килгән йөзләгән студент укый, республикада уртак предприятиеләр хезмәттәшлек итә, Татарстаннан да Кытайда укучы студентлар һәм эшләүче якташларыбыз бар. Туристлар Кытайга ял итәргә, дәва алырга, диңгезендә су коенырга йөри.