ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Саимә апа Бөек Ватан сугышы елларында кырда, ындыр табагында эшли. Кул белән чәчү чәчәләр, тырмалыйлар, печән чабалар. Мари урманнарында утын кисә, Киров өлкәсендә торф чыгара. 1950 елда Мәскәү урамнарын чистартуда катнаша.

6 ел дәвам итүче, җыелган акчалар дәүләт программасы ярдәмендә 5 тапкыр арттырылып кайта торган үзара салымны беренче елларда 100 сумнан башлап, соңгы елларда 500әр сум итеп җыйсалар, быел ул сумманы 300 сум итеп билгеләгәннәр. Акчаларның авыллар өчен тотылганлыгы халыкның күз алдында. Үрнәк авыл җирлегенә 16 авыл керә. Кайсы зур, кайсы кечкенә. Билгеле инде, кечкенә авылдан сумма әз җыела. Шулай да, җыелган акчаны һәр авылның үз чыгымнарына тотарга тырышалар.

Районыбызның мөхтәрәм ветераны Илдус абый Сәгъдиев хәбәрсез югалган әтисе Габдрахманны һәм аның абыйсын эзләп төрле оешмаларга, редакцияләргә мөрәҗәгать итеп караган иде. Ул ниндидер хәбәр аласына һаман өметен өзми. Әлеге исемлекне  бастыра башлагач ул: “Газета алган саен  анда минем әти исеме дә булмасмы дип ымсынып куям”, – дип шалтыратты.

– 22-23 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы беренчелегенә көрәш буенча ярышлар булды, – дип сөйләде Ринат Алеев. – Арча көрәшчеләре, Чаллы, Казан, Балтачның көчле командаларын узып, 4нче урынга күтәрелде. Безнең уңышны Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин да мактап үтте. Равил Гарифуллович Арча командасының көрәшчеләрне читтән алмыйча көрәшүләрен, команданың Арча егетләреннән генә торуын әйтеп үтте һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышка ирешүләрен теләде.

“Мин Ташкентта туганмын”, – дип башлады Таһир Фида улы сүзен. 1966 елда гаиләсе белән Яңа Кенәргә әнисенең әбисе өенә кайтып сыеналар алар. Берничә елдан үз йортларын салып башка чыгалар. Яңа Кенәр урта мәктәбен 1976 елда тәмамлап, егет Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм аны 1980 елда тәмамлый. Юллама буенча ул Казанбаш мәктәбенә эшкә җибәрелә.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Заманча бию белән шөгыльләнүче балалар, яшьләр өчен мөһим мотивация - конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу. Балаларны һәм яшүсмерләрне рухи – әхлакый яктан үстерү максатыннан, 2019 елның 27 ноябрендә Арча район мәдәният йортында «Көзге FUSION»район яшьләр бию-иҗат проекты кысаларында заманча биюләр конкурсы үткәрелде. «Көзге FUSION» «21 гасыр яшьләре» клубының биюе белән ачылды.  


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов хуҗалыкларның эшенә анализ ясады.

Сөт саву буенча “Тукай” хуҗалыгы алда. Ун айда барысы 16798 центнер сөт савылды, үсеш – 66 процент. “Төрнәле–Пошалым”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ашыт”, “Таң”, “Ташкичү”, “Кызыл Яр”, “Игенче” хуҗалыклары 47–12 процент үсеш бирделәр.

Утар Аты мәдәният йортында узган зона җыелышында көн кадагына да  шушы тема куелды. Җыелышны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Анда район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев, Росреестр идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге хезмәткәре Айдар Зарипов, өлкән дәүләт салым инспекторы Зөлфия Зыятдинова, шулай ук эколог Талия Хурамшина катнашты.

Узган якшәмбене бөтен Россия халкы Әниләр көне буларак билгеләп үтте. Бу көнне әниләр, әбиләр, дәү әниләрне бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Балаларга аларны бүләк итүе күңелле булса, аналарның йөрәкләренә мондый игътибар, хөрмәт май булып ята.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International