ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы   елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп  мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт   Мәһдиевнең 90 еллыгына  багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды.

10 декабрь - халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук саклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн – БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән 1950 елдан башлап ел саен, кеше хокуклары гомум декларациясен кабул иткән көнне билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары Көне.

Укучыларны география фәненнән интеллектуаль конкурсларга, ярышларга әзерләү, география фәненә кызыксыну уяту максатыннан, мәгариф һәм фән министрлыгының республикакүләм олимпиада үзәге Казан дәүләт федераль университеты белән берлектә,  инде менә 4 ел рәттән Республикакүләм яшь географлар турниры үткәрә.

Юбилярлар арасында үземнең авылдашым Сәүбән абый Шаһниевны күреп аеруча шатландым. Ярты гасырдан артык Урта Курса авылында яшәсәләр дә, һаман да Корайванныкы булып кала инде ул. Аның бабасы Габделхак абыйны да хәтерлим әле. Мин белә башлаганда кибетче иде, аңа кадәр  колхоз рәисе булып эшләгән. Сәүбән абыйның абыйсы Мәгъсүм абый “Курса” колхозы рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, “Арча” совхозы директоры булды.

Тәүге сайлаучы булып Лесхозда яшәүче Мансура Заһидуллина килде. Мансура апа һәр сайлауда беренчелекне бирми диярлек. Бу юлы да ул иртүк, авыл җирлегенең хезмәтенә канәгать булып, авылда башкарылган эшләр өчен рәхмәтен укып, тавышын биреп китте.

Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина:

– Хәйрия акчасына күп балалы 12 гаиләгә азык-төлек һәм киемнәр  өләшеп чыгачакбыз. Бүген аларны бирегә, “Арча” спорт комплексына да чакырдык. Кафеда тәмләп тамак ялгап алгач, футбол да карарлар, дип дәштек. Узган ел хәйрия футболыннан кергән акчага азык-төлек өләшеп чыктык. Күчтәнәчләр бик күп булды. Төнгә кадәр өләшеп йөрдек.

Анда “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасарлары Фәния Әхмәтҗанова, Зөлфия Хәлиуллина, җәмәгатьчелек белән эшләү, реклама бүлеге хезмәткәре Ләйлә Вәлиева, газета хәбәрчесе Зөһрә Садыйкова, шагыйрь, журналист, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе Газинур Морат, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, аның улы виртуоз баянчы, Халыкара бәйгеләр лауреаты Булат Хисмәтов катнашты.

Арча Мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән “Изге җанлы әниләр” дигән чара әнә шулай башланып китте.

– Сез безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, гомер буе озата баручыларыбыз. Уңышларыбыз белән дә без сезгә рәхмәтле, – диде әниләрне сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Катнашучылар арасында гүзәл затлар да читтә калмаган. Мөгаен, зиһенне арттыручы әлеге төр уенны кечкенәдән үз итәләрдер, дип уйлап, берсенә сүз каттым. Дөрес уйланылган икән, Сеҗе мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Әхәтова, чыннан да яшьтән шашка, шахмат уйнау остасы булган. Әлеге ярышка ул район Мәдәният йорты җитәкчелеге тәкъдиме белән килгән. “Әтием Фирдәвес шахмат уйнау остасы иде. Шашка, шахмат уеннары без үскәндә бик популяр иде. Үзбәк Яхин ул елларда ярышларны да еш оештырды, авылда күп кеше шахмат уйный иде.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

– Ирек Ибраһимович, әле теге авылдан, әле бу авылдан почта бүлекчәләре ябылу, газета-журналларның вакытында таратылмавыннан зарланып шалтыраталар...

– Болай рәсми рәвештә бер генә бүлекчәнең дә ябылганы юк. Менә Наласа бүлекчәсеннән башлыйк. Балалар бакчасы төзелә башлау сәбәпле, безне элекке бинадан чыгардылар. Кибеттән урын алып биргән идек, бүлекчә җитәкчесе акча аз, дип китеп барды. Хәзер анда кеше юк. Почтальоннар эшли үзе, почтаны Арчадан китереп бирәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International