Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Агропаркның ярминкә мәйданчыгына Аксубай, Арча, Нурлат, Саба муниципаль районнары фермерларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының, Татпотребсоюз, «Майский» ТК ҖЧҖ, «Ак Барс» кошчылык комплексы” ҖЧҖенең «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Натураль продукт» ҖБЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Лаеш балык заводы» ЯАҖ, «Залесный» АФ” ҖЧҖ, «Красный Восток» агрохолдингы” ААҖ продукциясе китерелгән иде.
Әлеге язманың менә бу юлларын искә төшерик: “Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты Рафаэль Муллагалиев чыгышы язгы кояш кебек җылытып җибәрде, күңелсез уйларның бер өлешен таратты.
– Монда иске коены күмү турында сүз булды, – диде ул. – Сез ашыкмагыз әле, карыйк без аны башта, яраклы хәлгә китерик. Иске Кишет клубы бик начар хәлдә, дидегез. Район башлыгы белән киңәшим дә, түбәсен алыштырып, нигезен рәтләп, әйбәт хәлгә китерик”.
Көрәш буенча Татарстанның спорт остасы, күп тапкырлар җиңү һәм призлы урыннар яулаган Зөлфәт Хәйруллин әзерләгән Адел Сингатуллин Арча Сабантуенда яшүсмерләр арасында баш батыр булып калган егет. Беренче тренеры Зөлфәт Хәйруллин Яңа Кенәр мәктәбендә физкультурадан укыта, шушы ук мәктәптә ул көрәшчеләр дә әзерләде. Ә бу уку елында, үз көрәшчеләрен калдырып, 30 км ераклыктагы Әтнә районына көрәшчеләр әзерләргә чыгып китте. Зөлфәт белән күп тапкыр-
лар сөйләшкән бар. Аның һәрвакыт үз фикере (кыю!) булыр, көрәшчеләре көчле, үзе дә көрәшә – андый тренерлар күп түгел.
– Ике ай элек Арча педагогика көллияте базасында форум булып узды. Анда яшьләр берләшмәләре лидеры Антон Актуганов катнашты һәм укучылар, урта һөнәри уку йортлары студентлары алдында чыгыш ясады. Шунда ук осталык дәресләре үтте. Волонтерлар хәрәкәте бөтен Россия буенча эшли. Әлеге очрашудан соң Арчада да волонтерлар үзәге оештырырга булдык. Анда мәктәпләрдән укучыларны, Арча педагогика көллияте, агросәнәгать көллияте һәм гуманитар техникум студентларын тупладык. Ноябрь аена 433 кеше җыелды.
Бина диварында “Агроснаб. Безнең ил һәм чит ил авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьлар” дип язылган язу тора. Аның җирләре дә бүлгәләнеп беткән, диләр. Димәк, хуҗалары бар. Әмма тәртип юк. Дөрес, яңа биналар да калкып чыккан анда. Мәйданында тәртип булган оешмалар да бар.
Спектакльне карарга клуб тутырып килгәннәр. Түбән Аты, Урта Аты, Түбән Сәрдә авыллары сәхнә осталарының бергәләп сәхнәләштергән җимешен күрәсе килә шул. Шуңа күрә тирә-яктагы авылларда яшәүчеләрнең дә килә алганы килергә тырышкан. Һәм спектакльне карарга насыйп булуына куанып бетә алмаганнардыр. Гәрчә, күңелләре тулып, кайбер урыннарда елап алсалар да, сәхнә әсәренең эчтәлеге, сәхнәгә куелышы, авыл артистларының ихластан уйнавы күңелләрдә рәхәт тә, бераз авыррак та хис калдырды. Спектакльне сәхнәләштерүдә Әтнә татар дәүләт драма театры артисткасы Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның өлеше әйтеп бетергесез. Кайнанасы, клуб мөдире Илсөя ханымга булышырга дип алынган Зөһрә спектакльне сәхнәгә чыгарганчы күп йокысыз төннәр кичергәндер.
Арча мәдәният идарәсе Арча Мәдәният йорты белән берлектә “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дип аталган район бәйгесен башлап җибәрде. Максаты – гаилә кыйммәтләрен, буыннар алмашын саклау, гаилә традицияләрен яңарту һәм башкалар. Ул ноябрь-февраль айларында үткәрелеп, җиңүчеләр Арча Мәдәният йортында Гала-концертта катнашу хокукына ия булачак.
Шарты буенча интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балалар үзләре әзерләгән чыгышларны күрсәтә. Жюри әгъзалары шулар арасыннан иң яхшы ун номерны сайлап ала. Алар 10 декабрьдә Арча Мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге тәмамлану уңаеннан үткәрелгән концертта чыгыш ясый.
Татарстанда коррупциягә каршы юнәлтелгән берьюлы берничә республика иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңгән мәктәп һәм гимназиядә укучылар, көллият студентларын бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
2019 елның 16 декабреннән башлап исәп-хисап үзәге хезмәтләре белән файдалану өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Арча ш.
Сибирский тракт ур., 22а («Татэнергосбыт " АҖ Арча офисы бинасы»)