Ул депутатларны районның 2020 һәм 2021 һәм 2022 елларга план чорына бюджет проектына тәкъдим ителгән үзгәрешләр белән таныштырды.Аның сүзләренә караганда, яңа елдан барлык төр балалар бакчаларына түләү, бакчаның категориясенә карамастан, бертөрле булачак. Элек югарырак категориягә караган бакчада бәя бераз төшәргә, ә калганнарында киресенчә күтәрелергә мөмкин. Ә менә бакчада балаларны ашату өчен түләү киләсе елдан барысы өчен дә якынча 70–100 сумга кимиячәк. Көн саен диярлек бәяләр үсүдән гаҗиз булган заманда монысы йөрәккә май булып ята торган хәбәр, әлбәттә.
Оештыра дигәне бәлки дөреслеккә дә туры килеп бетмәс, чөнки андый кичәләрне оештырып уздыруда Апаз авыл җирлеге, Мирҗәм клубы, җирлектәге мәктәпләр коллективлары нык тырышлык куя. Шушы көннәрдә дә шагыйрь туган авылы Мирҗәмдә шигырь бәйрәме уздырды.
Янгыннарның иң күп өлеше халык яшәгән җирдә һәм еш кына төнлә була, кешеләр янгынны вакытында күрә һәм аны сүндерә алмыйлар, кызганычка каршы, янгын чыгулар кешеләр үлеменә дә китерә. Әлбәтта, районыбыздагы бу хәлләр безне борчый.
Агымдагы елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
Гамәлдәге законнар нигезендә (РФ КоАП 29.11 статьясының 2 өлеше) административ хокук бозу турындагы эш буенча карар күчермәсе заказлы почта юлламасы белән почта аша чыгарылган көннән алып өч көн эчендә җибәрелә.
2014 елның октябрендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелде (РФ КоАП 28.6 статьясының 3 өлеше), алар нигезендә карар нөсхәләре затка, әлеге затны идентификация һәм аутентификация бердәм системасында теркәү һәм әлеге затның ризалыгы булу шарты белән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Төбәк порталларын кулланып, электрон документ рәвешендә җибәрелергә мөмкин.
Ике участокка да халык килеп торды. Гаилә белән дә, аерым-аерым да. Килә алмаган өлкәннәргә участоктан үзләре бардылар. Үзара салым акчасына нәрсәләр эшләнгән – халык белеп тора. Авыл җирендә барысы да күз алдында шул. “Урамнарга таш җәелде, кичен утлар яна, – дип сөйләде алар. –Кайбер урамнарга су кертәсе бар”. Кайберәүләр: “Яңа Кенәрдә күпме предприятиеләр ябылды. Авыл халкына эш юк. Авылдан яшьләр китә...”, – дип борчылып та сөйләделәр.
“Арча” спорт комплексында якшәмбе көнне үткән Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы Җәүдәт Абдуллович Хәсәновны искә алу очрашуында Буа тренеры Юрий Пыркинга игътибар итми мөмкин түгел иде. Ул командасы уйнаганда “утка керде”, “суга төште”... Бу халәтне аңлатып булмый. “Безнең Җәүдәт Абдуллович та нәкъ шундый иде”, – диделәр.
“Курса МТСы” ширкәтендә тугыз районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, инженерлар катнашында техниканы кышкы саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны төзәтү турында сөйләштеләр. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.
Сүзне район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алды. Ул иң беренче булып районда барган күләмле эшләр белән таныштырып үтте.
– 2019 елда илкүләм проектлар старт алды. Ул 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Алар 12 юнәлешне үз эченә ала. Бездә шуның алтысы буенча эш бара.
Узган ел Арчада “Талантлар университеты”ның укулары узды. Берничә көн дәвамында әлеге укуларда катнашкан районыбызның шактый яшьләре шул көннән соң университетның студенты булырга хыялланып яши башлады, күпләр остазлар белән бергәләп университет ишекләрен дә ачып керде.
2019 елның сентябреннән алып декабренә кадәр «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» Региональ иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән республиканың һәр муниципаль берәмлегендә яшь гражданнар Форумы үткәрә.