ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Әлеге уңайдан, инде Арча урамнарында да йорт саннарын барлап йөрүчеләр күренә башлады. Халык санын алуга әзерлек Арча районында ни хәлдә икәнлекне белү өчен район статистика бүлеге җитәкчесе Рәмзия Илсур кызы Хәбибуллинага мөрәҗәгать иттек.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  илебезнең  агросәнәгать комплексын  цифрлы  үзгәртеп  коруның    үсешен һәм  аның  тотрыклы  темпларын билгеләп  үтте. Ведомство  тарафыннан   Россия  Федерациясенең 85 субъектында  уздырылган  тикшеренүләр  нәтиҗәләре    буенча  аларның     20%ында   IT үсешенең һәм  АПКга  технологик  алымнар кертүнең   югары  дәрәҗәдә  булуын күрсәтә,  ә    төбәкләрнең 29%ында  күрсәткечләр  уртача. 

Республикада  бые  бөртеклеләр буенча  гына түгел,  ә шикәр чөгендере,  бәрәңге  һәм  кукуруз  буенча  да  мул  уңыш  үстереп  булды.  Көзге  культуралар  уңышы  -  70 ц/га

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.  


9
август, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Төзүчеләр көне белән ихлас күңелдән котлыйм һәм хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм!

Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә шәһәребез, авылларыбыз яшәрә һәм матурая, яңа заманча йортлар, балалар бакчалары, спорт корылмалары белән үсә, бу районыбызның яшәвенә һәм уңышлы үсүенә дәлил булып тора.

Әлеге темага шундый югары дәрәҗәдә җыелып сөйләшү юкка түгел. Министр Марат Әхмәтов республика буенча авыл халкының соңгы 20 елда 100 мең кешегә кимүен, хәзер нибары 900 мең кеше исәпләнүен әйтеп үтте.

Арчада пассажирлар өчен яңа “Газель”ләр йөри башлады. Аларны кечкенә автобуслар дисәк тә була. Ап—ак үзләре, матурлар. Ничектер шәһәребезгә яңа сулыш алып килгәндәй булды алар. Тыз—быз йөреп торалар. Бүген исәбем, үзләренә утырып, шәһәр әйләнү иде.

Түбән Пошалымнан сигез бала анасы Ильвира Зиннәтуллина белән без капка төпләрендә очраштык. Ул да балалар белән Арчадан кайтып төште, без дә килеп туктадык. Берсеннән-берсе кечкенә балалар әниләре каршына йөгереп чыкты. Әле бер яше дә тулмаган нәни улы әнисен муеныннан кысып кочаклаган килеш күз кырые белән генә чит кешеләрне күзәтте. Хуҗабикә ачык йөз белән безне өйгә узарга чакырды.

Галия әби 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш елларында өлкәннәр белән янәшә урман кисә, окоп казый.

Әниләренең гомер бәйрәмнәре уңаеннан аның туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, балалары аш үткәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова барлык кунаклар алдында Минҗофар апага Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Мөхәммәтнасыйх абый кыңгыраулы гармунын кулына алгач, йөзләренә елмаю кунды, күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды. Өлкән яшьтә булуын да онытып, яшь егетләрчә башын кыңгыр салып, авыз кырые белән генә елмаеп гармунын сузып җибәргәч, соклануыбызны яшерә алмадык. Мактау сүзләре ишетеп, ветераныбызның да күңеле күтәрелеп китте, улы Камил алып килгән венский гармунда да үзе яраткан көйне башкарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International