24 декабрьдә район хуҗалыкларында эшләүче зоотехниклар, зоотехник-селекционерлар катнашында 2024 елга йомгак ясадылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов нәтиҗәләрнең уңай якта булуын билгеләп үтте.
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз өчен токмач җәеп кисте.
Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексы махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның балаларын үзенә җыйды
Музей хезмәткәрләре һәм район администрациясе тарафыннан оештырылган “Маша-шоу” дип аталучы яңа ел тамашасында районыбыздагы һәм авыллардагы мәктәпләрдә белем алучы 1-7 сыйныф укучылары катнашты.
Кыснадан 60 ел бергә яшәгән Равия һәм Рифат Галимуллиннарны район ЗАГСында котладылар
Тантананы ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды.
Рифат Галимуллин 1943 елда Кысна авылында туган. Әтисе Галимулла сугышта катнашкан кеше. “Әти сугышка киткәндә мин корсакта калганмын, – дип сөйләде. – Без алты бала үстек. Төп нигездә калдым. Әни Минсафа исемле. Гади колхозчылар. Әти дә әни дә бик әйбәт кешеләр иде. Икесе дә Кысна авылыннан”.
20 декабрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Әңгәмәдәш – Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин.
– Илсур Мәхмүтович, Яңа ел алды көннәре. Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына үткәреп, бәйрәмнәр бәйрәм булсын иде!
Декабрь аенда район территориясендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре тарафыннан Яңа елга бүләк итеп махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә брелоклар ясап җибәрелде.
25 декабрендә 18 сәгатьтән 2024 елның 26 декабрендә 18 сәгатькә кадәр Казан Буенча: Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-14, түбән урыннарда -18. Көндез максималь температура -4..-6˚. Юлларда бозлавык.
25 декабрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
18 декабрьдә Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада балалы гаиләләргә Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.