Татарстанның Арча районы “Тукай” ҖЧҖ базасында «Иң яхшы сабанчы-2018» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, аның урынбасары Илнар Габбасов, РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге, «Россельхозцентр» ФДБУнең ТР филиалы белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Районның аш-су остасы, эшмәкәр Нурияздан Әхмәдуллин ифтар мәҗлесе үткәрде. Коръән ашына 50ләп кеше килде. Гомер буе сәүдә системасында эшләгән Нурияздан Нуретдин улы заманында бергә эшләгән хезмәттәшләрен дәшкән. Ә ул биографиясен гади хезмәттән башлаган кеше.
Мирҗәмдә яшәүче Бибисара Корбанованы 95 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Татарстан кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча иң яхшы Бөтенроссия проектлар конкурсында 920 млн. сумлык 14 грант отты. Россия буенча барысы 80 грант. Безнең Арча шәһәре проекты да “Кечкенә шәһәрләр” номинациясендә финалга үтте һәм экспертлар тарафыннан уңышлы дип бәяләнде.
Тиздән Сабантуйлар. Алар якынлашкан саен күңелдә балачак хатирәләре яңара. Бала вакытта аеруча сагынып көтәсең бит аны. Бүләк җыюлар, балалар өчен бәйрәм ясау, яңа, матур күлмәкләр. Элек Сабантуйга бүләк җыюлар белән бүгенгесен чагыштырып карыйм да...
Балалар – тормышыбызның чәчәкләре, алар безнең киләчәгебез. Ел саен укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен лагерьлар, санаторийлар саны артып тора.
Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Ринат Һидиятов) әгъзалары Апаз авыл җирлегендә булдылар. Алар Федераль һәм республика программалары нигезендә төзелгән һәм ныклап төзекләндерелгән социаль объектларны карадылар, гаилә фермаларында булдылар, уңай күренешләрне һәм проблемаларны өйрәнделәр.
Кайберәүләрнең корылык юрауларына җавап итеп шифалы яңгырлар явып үтте. Әле менә бу атна буе яңгыр вәгъдә итәләр. Корылык яман, яңгырның бездә артыгы юк, әле бернәрсә дә югалтылмаган. Шушы яңгырлардан соң үләннәр күзгә күренеп күтәрелеп китте, сабан чәчүлекләре тагын да яшәрде.
Быел Арчада үз продукцияләрен сатарга теләгәннәр өчен уңайлыклар артты, махсус павильоннар барлыкка килде. Ачылган көненнән башлап биредә сәүдә гөрли.
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә (җитәкчесе Марат Котдусов) балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде.