Берничә атна эчендә Арча районы спорт тормышында ике зур вакыйга булды. Республика күләмендә үткән укытучылар спартакиадасына Арча 800ләп кешене кабул итсә, үткән якшәмбедә Арча стадионында республика күләмендә чаңгычыларның роллерларда ярышы үткәрелде. Көне дә әйбәт килде. Арчага 200ләп спортчы Казан, Яшел Үзән, Сарман, Чабаксар шәһәрләреннән, Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Ютазы һ.б. районнардан килделәр. Ярышлар елдан–ел куәтләнә бара.
Кышларымда кар бөртеге идең
Язларымның шомырт чәчәге.Таңнарымда җәйнең сайрар кошы,
Көзләремнең татлы җимеше…
2017 елның 11 октябрь көнендә Арча районы хезмәткәрләре ГТО нормаларын утәделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында “Гражданнар башлангычларына нигезләнгән проектларда халыктан кергән 1 сумга республикадан 4 сум бүлеп бирүгә корылган инструменттан файдалану уңай нәтиҗә бирә”, – дип билгеләп үтте һәм җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне шушындый юл белән хәл итү Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылуын әйтте.
Үткән шимбә көнне район Мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәме булды. Беренче рәттә утырган ветеран укытучылар бәйрәмгә ямь биреп торды.
Һаман да шул бер рәвештәге Данил абый икән. Мин аның белән кырык елдан артык таныш. Ничә очраса да һәрвакытта йөзендә елмаю булыр, зарланмас, булганына шөкер итә белер. Менә бу юлы да 80 яшьлек юбилее алдыннан очрашырга килгәч: “Шөкер, бер авырткан җирем юк минем”, – дип әйтеп алды.
5 октябрьдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә Татарстан Республикасы почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясадылар.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда бик күп төрле чаралар үткәрелде. Һәр оешма, учреждение, предприятие үзләрендә эшләп чыккан ветераннарны олыларга, аларга ихтирам күрсәтергә тырышты. Аздан гына да күңел була. Кечкенә генә күчтәнәчен бирсәләр, я булмаса чәй өстәле артына очрашуга чакырсалар, яисә концерт оештырып, вакытларын бик матур чыгышлар белән бизәсәләр – өлкәннәрнең күңелен күрү өчен әллә ни күп кирәк тә түгел.
7 октябрьдә Казанда "Этномириада" Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. "Милли инструменталь ансамбль башкару" номинациясендә курайчылар дуэты II дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Харисов Р.Р.); «Мирас» гармунчылар ансамбле III дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Гәйфуллина З.М.); гөсләчеләр ансамбле III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Гәйнетдинов А.С.).
Татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халыкның рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, районыбызда фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләгән II район фестивале уздырылды.