“Татарстанның чиста урманнары” һәм “Парклар маршы” акцияләре кысаларында “Ашыт” дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары, биология, химия укытучылары табигать һәйкәле “Тукай-Кырлай урманы”нда 10 гектар мәйданда чистарту эшләре алып бардылар. Акциядә 25 кеше катнашты.
Арча районында яшәүче эчке эшләр ветераннары Фатыйх Дәүләтшин белән Равил Галимов Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән чарада катнашкан. Моннан тыш, элек Арча эчке эшләр бүлегендә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләренә чәчәкләр салу оештырылган. Аңа туганнары да чакырылган. Шулай ук район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев өч Бөек Ватан сугышы ветераны (Ф.Шәмсетдинов, Ф.Дәүләтшин, Р.Галимов) янына барып, эчке эшләр министры А.Хохориннан котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тутырылган каплар тапшырган.
10 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” дигән проект кысаларында республика эшмәкәрләре белән очраша. Президент һәм эшмәкәрләр бергәләшеп актуаль проблемалар турында үзара фикер алыша, аларны тиз арада хәл итү ысулларын эзләячәк.
Аңарчы, теләге булган һәр эшмәкәр Рөстәм Миңнехановка шәхси соравын юллый ала. Моның өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлү узу яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына махсус гариза җибәрү дә җитә. Сораулар 8(843) 203-44-17 телефоны аша да кабул ителә. Гариза һәм сорауларны 27 майга кадәр юлларга кирәк.
20 майда Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Хәсәншәех авылында яшәүче Гөлбстан Әхмәтгалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Гөлбстан апа 7 сыйныфны бетергәч Чабаксада комбайнчы–тракторчылар әзерләү курсларында укый. Сугыш елларында комбайн белән иген ура, трактор белән җир сукалый. Сугыштан соң кибетче, балалар бакчасы мөдире була. Бөек Ватан сугышында катнашкан Сәләхетдин Әхмәтгалиев белән 7 бала үстерәләр. 38 оныклары, оныкчыклары бар.
19 майда Арча станциясендәге заправкада бер кеше канистрга бензин тутыра да, аның өчен түләргә кассага юнәлә. Шул арада карак ул канистрны урлап та китә. Әмма полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
19 майда Советлар мәйданындагы “Модная одежда” кибетеннән хатын–кыз киемнәре урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре караклар эзенә бик тиз төшә. Алар ике кыз булып чыга.
Наласа халкы күптәннән юл булмаудан изаланды. Зарланып та карадылар, җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать иттеләр. Башта авылның 500 еллык юбилеена булыр, дип өметләнделәр. Юбилей да үтте. Сабыр иткән — морадына җиткән, диләр бит. Ниһаять, өченче ел Вахитов урамына таш түшәделәр. Башы бар, ахыры да булыр, дип чын күңелдән сөенде авыл халкы.
Үзләре дә үзара салым акчасына, я акча җыеп авылның кайбер башка урамнарын да бераз рәткә керттеләр. Быел наласалылар шул максаттан үзара салым акчасын да 700шәр сум итеп җыярга килештеләр.
Арчаның беренче мәктәбендә күп еллардан бирле матур бер традиция сакланып килә – һәр ел май ахырында мәктәпне тәмамлаганнар белән очрашу оештырыла. Иң кызыгы шунда – аларның барысы да килми, ә түгәрәк даталарын билгеләп үтүчеләр җыела. Узган шимбәдә актлар залында мәктәпне 1956, 1966, 1976, 1986, 1996, 2006нчы елларда тәмамлаучылар очрашты. Чарага аларны югары сыйныф укучысы иңенә менеп кунаклаган кызчык кулындагы кыңгырау чыңлавы дәште. Мәктәп директоры Эльмира Сафина кунакларны шундый истәлекле көннәре белән котлады.
19 майда Пионерлар көне уңаеннан Арча Укучылар сарае асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Татарстан Республикасында Су саклагыч зоналар елы, Рәсәйдә кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел, юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм үтәү, Пионерлар көненә багышланган “Без һәрвакыт әзер!” номинацияләрне үз эченә алган конкурста 7 яшьтән 18 яшькә кадәрле балалар катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Моннан берничә ел элек яз җитсә төтенгә бата идек. Халык ишегалдын, бакчасын җыештыра, себерә, аннан чүп–чарны яндыра иде. Хәтта форточкаларны ача алмадык. Хәзер бетте бу хәл. Мин моның сәбәбен экологларның, янгынчыларның тырышлыгыннан һәм иң мөһиме, чүп контейнерларының булуыннан күрәм.
Авылларда да хәзер чүпне капчыкларга салып, юл буйларына чыгарып куя башладылар.
Татарстан Республикасында 5 майдан 20 майга кадәр аерата янгынга каршы режим булды. Бу чорда чүп–чарны, коры үләнне яндырырга, ачык учакта ризык пешерер- гә, хәтта торак пунктлар эчендә 1–3 класслы пиротехник әйберләр кулланырга ярамады. Ә безнең халык табигатьне ярата. Әнә Арчаның М.Горький урамында яшәүче 59 яшьлек И.Сафин, яшьлеген искә төшереп, Ямашев урамы артындагы тау битенә килеп чык-кан һәм коры чирәмгә ут төрткән. Янгын сүндерү машинасы ярдәмгә килмәсә, ахыры аяныч бетәргә бик мөмкин иде. Эх, син яшьлек, каян искә төшеп торасың, хәзер менә 3 мең сум штраф түләргә кирәк.