14 майда Чабаксар шәһәрендә "Гармун - күңелем кылы" исемле III Ачык Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе булды. Катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя: бәйгегә Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Тубән Новгород, Мәскәү өлкәләре һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр иде. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Баязитов Илназ III дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы). Милли-мәдәни традицияләрне саклауга, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерүгә керткән зур өлеше һәм югары педагогик осталыгы өчен сәнгать мәктәбе укытучысы Гайфуллина Заһидә Мингали кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
18 май көнне Арча мәктәпләрендә Татарстанның варислар берлегенә 4 нче класс укучыларын кабул итү тантанасы булып узды.
Район мәгариф идарәсе тарафыннан 20 май көнне сәнгать мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү буенча районкүләм конкурс булып узды. Районыбызның мәктәпләре үзләренең театралләштерелгән күренешләре белән безне сөендерде. Конкурсны бәяләүдә балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча җаваплы сәркатиб, район мәдәният йорты җитәкчесе дә катнашты.
Табигатьнең искиткеч матур вакыты. Алмагачлар, чияләр ап–ак чәчәккә төренгән, сыерчыклар бала туйдыра, су буйларындагы тал–тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Мондый чакта гел әйбәт әйберләр генә күрәсе килә.
Республикабызның танылган журналисты, якташыбыз Риман Гыйлемхановның язмаларын яратып укыйм. Мөхәммәт абый Мәһдиев кебек юмор белән, гади, кызыклы итеп яза.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган төбәгенә җәяүле сәяхәт турында ишеткәч, иң беренче булып пионерлар активисты, ару–талуны белмәс, мәңге яшь күңелле мәрхүмә Луиза Садыйкова искә төште. Иң алгы рәттә, флаглар күтәреп, җырлап ул барыр иде. Кеше китә, җыры кала, диләр. Бу традиция дәвам итә, тик … аннан башка.
Яңасала мәктәбендә авылдашлары, татар әдәбиятының йөзек кашы саналган халык язучысы Гомәр Бәшировка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов шәһәрдә Сабантуйга әйберләр җыйнауны оештыруга багышланган киңәшмә үткәрде.
— Үзенә күрә бер бәйрәм итеп оештырырга кирәк аны, — диде ул. — Гармунчылар, күбрәк кеше катнашса күңелле була.
Бүген район балалар бакчаларында 1 сыйныфка барасы балаларның чыгарылыш кичәләре башланды. Быел бакчалардан 1нче сыйныфка 370ләп бала килә.
Шәмәрдән радиотелеүзәгендә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 30, 31 майда, 1 һәм 2 июньдә 9.15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, җиһазлары әлеге үзәктә урнашкан барлык телерадиокомпанияләрнең тапшырулары булмый.