ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

15 декабрь көнне Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәчеләр көне үткәрелде. Анда республика газеталары хезмәткәрләре дә катнашты. Аларның үз газеталарына язылучыларга бүләкләре дә бар иде. Иң беренче булып почта бүлекчәсенә Арчадан Чишмә урамы 1нче йорт, 1нче фатирда яшәүче Фирая Гыйлаҗиева килгән

Эш урынында бәхетсезлек очраклары булмасын өчен районда хезмәтне саклау буенча координацион советның утырышлары булып тора. Үткән пәнҗешәмбедә тагын җыелдылар. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр буенча урынбасары Олег Спичкин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы төзелеш комплексы бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рафаэль Зиннуров һ.б. катнашты.

Арча районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Лилия Завялованы җиңүе белән котлыйбыз. Ул, “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесендә катнашып, “Балачакны яклау” номинациясе җиңүчесе булды.

Дәүләт Советында үткән тантаналы чарада республика районнарыннан килгән 32 балага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин паспортлар тапшырды.


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

Россиянең куркынычсызлык федераль хезмәте чик буе сагы институтына 2016 елга студентлар җыя. Мәгълүматларны 89050227761 телефоны аша алырга була.

Сабада Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мунципаль хезмәткәрләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булды. Арча районы командасы дүртенче урынны алды.

Яшел Үзәндә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Йолдызлы карусель” икенче Бөтенроссия бәйгесе булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Камил Носратов (гитара) беренче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.

Казанда балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Алтын лира” беренче Халыкара фестиваль-бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Илдус Гайнетдинов (гитара) икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Диләрә Әхмәдиева (фортепиано) һәм Сусанна Фәйзрахманова (гитара) беренче дәрәҗә дипломант булдылар.

Терлекчелек тармагында үсеш 5 проценттан ким булмаска тиеш. Район җитәкчесе Илшат Нуриев җитәкчеләр һәм белгечләр алдына шундый бурыч куйды.

8 декабрьдә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сүз шул турыда барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов унбер айлык эшкә анализ ясады, булган җитешсезлекләргә тукталды.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ренат Фәйзрахманов азык составында аеруча каротин җитмәүгә игътибарны юнәлтте. Ә бу үз чиратында күңелсез нәтиҗәләргә китерә.

Арчаның Марат Лотфуллин исемендәге 2нче урта мәктәбендә бу көн һәр елда истә калырлык итеп үткәрелә. Быел да шулай булды.

Укучылар, шәһәрнең көньяк өлешендәге күп функцияле үзәк хезмәткәрләре эчтәлекле, матур чыгышлар әзерләгән иде.

Бу көнне мәктәпкә хөрмәтле кунаклар — запастагы офицерлар Сергей Баһаветдинов, Юрий Козлов, Ренат Галиев килде. Алар үзләренең хәрби хезмәт юллары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Мәктәп әфган сугышында һәлак булган Марат Лотфуллин исемен йөртә. Кичәдә аның батырлыгы яңадан күз алдына килеп басты.

— Батырлыкка һәр көнне урын бар, — диде мәктәп директоры Руслан Низамов укучыларга мөрәҗәгать итеп. — Тәртипле булу, яхшы уку — үзе батырлык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International