ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

Җитмәсә, өстәп түлиләр. Бүген Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе районда яшәү минимумыннан азрак пенсия алган 1189 пенсионерга 1 млн. сум өстәп түли. Пенсионерларны кызыксындырган сорауларга җавап алу максатыннан без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлназ Гыйлембаевна, искә төшерик әле, бүген пенсионерның яшәү минимумы күпме һәм киләсе елда ул ничек булачак?

– 2015 елда пенсионерның яшәү минимумы 6310 сум тәшкил итә, ә 2016 елда 7526 сум булачак. 

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов бадминтон һәм өстәл теннисы буенча финал ярышына дәшкәч, махсус кызыксынып бардым. Тарихы электән килгән әлеге заманча спорт төрләре белән шөгыльләнергә хәзер мәктәпләрдә мөмкинлекләр бар.

Мәкаләне язарга утыргач, район үзәгеннән иң ерак төбәкләрнең берсе Носы мәктәбе директоры, тәҗрибәле педагог Вәсим Бәдертдиновка шалтыраттым.

– Элек укытучылар Арчага килеп, спорт ярышларында катнаша идеме? – дип сорыйм.

– Мәктәптә 32 ел эшлим. Элек укытучыларның район үзәгенә килеп, бүгенгедәй күп төрле спорт ярышларында катнашканнарын хәтерләмим, – диде ул. – Соңгы вакытта бигрәк тә активлашып киттек. Көзлектә кросс бирдек, пневматик мылтыктан аттык, дартс уйнадык. Менә хәзер бадминтон, өстәл теннисы... Алда йөзү, шахмат, шашка, чаңгы ярышы, волейбол уеннары көтә. 

Шимбә көн кич белән Ашытбаш мәдәният йортында шагыйрь Наил Касыймовка 60 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе булды. Афәрин, мәдәният йорты директоры Айгөл Фәйзрахманова белән китапханә мөдире Талия Сабитова шундый матур бәйрәм оештырган.

Кунакларны тулы бер зал каршы алды. Ашытбашлылар авылдаш шагыйрьне әнә шулай зурлады. Наил Касыймов сәхнәдән:

– Казанда К.Тинчурин театрында үткәрелгән юбилеемда да болай дулкынланмаган идем, – дип сөйләде. – Туган авылда, мине яхшы белгән авылдашлар алдында сөйләве икенче...

Арча педагогика көллиятендә Татарстан Ресубликасындагы педагогик белем бирүче уку йортлары студентлары арасында яшь җырчыларның “Җидегән чишмә” республика бәйгесе булды.

Танылган драма артисты, композитор Сара Садыйкова иҗатына багышланган бу чараны көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова ачты һәм бәйгегә килүчеләргә уңышлар теләде. Яшь җырчылар арасында Арчадан тыш Бөгелмә, Минзәлә, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы педагогик белем бирүче уку йортлары студентлары катнашты. 

Өйдә әни булса, берни эшләмичә, түр башында гына утырса да, бөтен тирә-юнь нурга, яктылыкка күмелгәндәй була. Пүчинкә-Поник авылында яшәүче 90 яшен тутырган Зәйтүнә Әпсәләмова белән очрашкач та күңелдә шундый хисләр туды. Ак әбиебез кунакларны күреп елмаеп җибәрүгә бүлмә яктырып киткән кебек тоелды.

– Бик матур, җәй кебек ямьле, мәк чәчәкләре сибелгән күлмәк кигәнсең әле, – диде аңа район башлыгы урынбасары Любовь Осина ягымлы итеп һәм хөрмәт белән йомшак, шул ук вакытта гомере буе авыр эш белән шөгыльләнеп, кытыршыланып калган кулларыннан сыйпап.

– Улым бүләк иткән иде. Бүген беренче тапкыр кидем, – диде Зәйтүнә апа наз тулы күзләрен үзеннән ерак түгел генә утырган улы Раянга төбәп.

— Камалетдин җизни ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән иде. Әмма бүгенге замандашлар аны онытты. Үзе хезмәт куйган дары заводы музеенда хәтта рәсеме дә юк.  Югыйсә, тирә-юньдә мондый эшчеләр бармак белән генә санарлык бит!

Редакциягә килгәч, ветеран Фәүзия Фәйзуллина әнисе Бәдриҗамалның бертуган апасы Фәхрибану белән яшәгән җизнәсен шулай горурланып һәм сызланып искә төшерде.

Эшченең кызы Сания Мулләхмәтова да үз вакытында демонстрацияләрнең алгы сафыннан атлаган әтисен оныттырасы килмәвен искәртте.

— Казан хакимиятенә, данлы исемне мәңгеләштерүне сорап, 2008 елда хат та язып карадым, — ди лаеклы ялдагы шәфкать туташы. — Җавапны Топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреевадан алдым. Ул мондый хәбәрен җибәрде: “Сезнең Камалетдин Бәдретдинов исемен Казан шәһәре урамнарының берсенә бирү турындагы мөрәҗәгатегез тикшерелде.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Корылыклы 2010 елда кайбер фермаларда сыерларның тамак төбе белән акыруы (мөгрәү генә түгел) әле дә колак төбендә тора. Өчәр көн ач торган маллар иде алар...

Быел азыкка муллык. Шурабаш фермасында да терлекләр тук, карда тулы салам арасында хозурланып йөриләр, тавыш-тыннары юк. Торакка керәбез, силос, барда салганнар, аслары ялт итеп җыештырылган. Нинди тырыш кешеләр эшли икән биредә!

Шул арада безне терлекчеләр чолгап алды: “Өч–дүрт ай инде акча күргән юк. Без ничек яшәргә тиеш? Ай саен газга гына 3 мең түлисе. Әнә Сергей Алексеевның 5 баласы бар, Президент Рөстәм Миңнеханов эшләгән кешегә түләргә кирәк, дип әйтә бит, ник тыңламыйлар?”

6 декабрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. 

Утырышта катнашучылар “Террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында”гы мәсьәләне карадылар.

Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре әгъзалары, эре предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объект- лар җитәкчеләре кат- нашты.

Соңгы вакытта законсыз аракы сату очраклары турында күп сүз булды. Дөрес, бездә түгел, чит төбәкләрдә. Бездә бу юнәлештә эш ничек тора икән?

Законсыз яки тиешсез вакытта (ягъни иртәнге 10 сәгатькә кадәр яки кичке 10 сәгатьтән соң), ялган алкогольле продукция сату очраклары теркәлгәнме? “Халык контроле” интернет-проекты эш алып барамы? Шундый сораулар белән без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафинга мөрәҗәгать иттек.

Прокуратура аңлата

2015 елның 23 ноябрендәге 317 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының 218нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде.

2016 елның 1 гыйнварыннан инвалид балаларның ата-аналары һәм аларны улыкка яки кызлыкка алучылардан шәхси затлар өчен салым исәпләү суммасы салым чорының һәр ае өчен һәр инвалид балага 3 мең сумнан 12 мең сумга, андый балаларның опекуннарына, попечительләренә һәм тәрбиягә алучыларга 3 мең сумнан 6 мең сумга кадәр арта.

Әлеге күләмдә салым исәпләү 18 яшькә кадәр инвалид баласы булган, 24 яшькә кадәрге I яки II төркем инвалид баласы уку йортына йөреп укыган, укучы аспирант, ординатор, интерн, студент булган ата-аналарга карата кулланыла.

Моннан тыш, стандарт салым исәпләүләре бирелми торган керем күләме 280000 сумнан 350000 сумга кадәр арттырылды.

Закон 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Ринат Ситдыйков,

 район прокуроры


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International