2015 елның 4 декабрендә Казан Кремлендәге утырыш Россия Президенты В. Путинның Федераль җыенга җиткергән еллык Юлламасы артыннан ук кайнар эздән булды. Чөнки милләтара, динара мөнәсәбәтләр һәм ватанпәрвәрлек, Россия җәмгыятенең бердәмлеге – бүген иң әһәмиятле темаларның берсе.
Әнә шул турыда сөйләшенде Татарстан Рес- публикасы Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясенең киңәйтелгән уртак утырышында. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Караңгылык таралу белән сәхнәдә каберлек, аның өстендә таш пәйда була. Нәрсә икәнен аңларга да өлгермисең, театральләштерелгән күренеш башлана. Шунда гына эшнең нәрсәдә булуын аңлап аласың, үзеңнең тамаша залында утыруына сөенеп куясың. Тик озакка түгел, чөнки анда күрсәтелгән ана белән бала язмышы йөрәкне куырып ала, күңел түренә ачы төер булып барып урнаша.
Иске Ашыт авылында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чара әнә шулай үзәк өзгеч мизгелләр белән башланып китә. Улы (рольдә Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи), килене эчкечелеккә сабышып, аннан бөтенләй үзен ташлап читкә чыгып киткәч, кайгыдан ана акылдан яза, улының фотосурәтен тотып, кеше саен күрсәтеп йөри, улым кайтты, дип мактана, язгы ташуда эчке күлмәктән елгага ташланмакчы була, ахыр чиктә өенә, үзенә ут төртеп, янып үлә. Ә әнисен язмыш кочагына аткан баласы бәхетле була алмый, хатынын күмгәннән соң, сукбайлыкта йөрүдән туеп туган йортына кайтырга була. 20 ел үткәч...
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 1 декабрьдә Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Маһинур Әскәрованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Маһинур Әскәрова районыбызның Кече Төрнәле авылында туган. 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш чорында урман кисә, окоп казый.
Район ветераннар советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда оештыру мәсьләсе каралды. А.М. Җамалиев шәхси гаризасы нигезендә район ветераннар советы рәисе вазыйфасыннан азат ителде.
Арча район ветераннар советы рәисе итеп Габдрахманов Наил Газиз улы сайланды.
3 декабрьдә үткән район инвалидлар идарәсе оешмасының киңәйтелгән утырышында да район инвалидлар оешмасы идарәсе рәисе итеп Габдрахманов Наил Газиз улы сайланды.
Арчаның 3нче мәктәбе укучылары Л. Толстой исемендәге Казан филология университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов белән очрашты, бик күп мәгълүмат туплады. Алар республика күләмендәге олимпиадага ничек итеп әзерләнергә кирәклеген төшенделәр. Белемнәрен төрле күнегүләр, кагыйдәләр белән ныгыттылар.
13 декабрьдә “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә. Ярышта 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша.
Башлана сәгать 9да.
2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны салынган вакыттан 20 көннән дә соңга калмыйча керткән очракта, аның яртысын гына түләргә мөмкин. Әгәр административ штраф турындагы карарны үтәү аны чыгаручы тарафыннан чигерелгән булса, ул тулысынча түләнә. Әмма бу Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.1нче маддәсенең 1.1нче бүлеге, 12.8нче маддәсе, 12.9нчы маддәсенең 6 һәм 7нче бүлекләре, 12.12нче маддәсенең 3нче бүлеге, 12.15нче маддәсенең 5нче бүлеге, 12.16нчы маддәсенең 3.1нче бүлеге, 12.24, 12.26нчы маддәләре, 12.27нче маддәсенең 3нче бүлегендә каралган административ хокук бозуларга кагылмый. Һәм 3.5нче маддәнең 2нче бүлеге нигезендә административ штрафның күләме 500 сумнан да ким булмый (32.2нче маддәнең 1.3нче бүлегендә каралган очрактан тыш). Бу хакта безгә Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итте.
Һәркем әдәби әсәрләрдә үз эзләгәнен таба. Мин Мөхәммәт Мәһдиев китапларын еш кулга алам, шунысы гаҗәп, алар инде ничә тапкыр укылган, әмма һич тә туйдырмыйлар.
Аның апасы редакциягә мөрәҗәгать итте, сеңлесе берәүгә акча биреп торган, әмма ала алмыйча интегә икән. Әлеге эш район судында каралган. Бирәчәк хезмәт хакыннан тотып калыначак. Суд приставлары район судыннан килгән башкару документы нигезендә акчаны эзләп алу эшен башлап җибәргән.
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина барыбызны да елатты.
– Ана баласын фәрештәдәй сакларга тиеш, ул аны кирәкмәс бер нәрсә кебек ташларга, багудан баш тартырга тиеш түгел, – дип бик дулкынланып сөйләде ул.