ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Омск өлкәсе Светлый поселогында 12 июльдә кичен солдатлар казармасы урта бер җиреннән ишелеп төште. 337 кеше яшәгән дүрт катлы казарма һәлакәтендә 23 хәрби һәлак булды. Араларында яңа гына хәрби ант кабул итүчеләр дә бар. Һава-десантчылар гаскәрләренең хәрби частенда безнең районнан да 4 егет хезмәт итә.
Алар армиягә яңа алынып, хәрби ант кабул итәргә өлгермәгәннәр иде әле. Һөнәр алып, дәүләт имтиханнары тапшырып, дипломнар яклап, күңелле мәшәкатьләр белән йөрделәр. Аннан – армиягә!
20 июльдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 15,1 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,6 килограммга артык.
133 ашлык комбайннарының 116сы төзек. “Арча” ширкәтендә 15 комбайнның 9ы гына төзек.
Иң аз азык Сафиуллин, “Нива”, Шиһабеддинов, “Акчишмә”, “Арча” ширкәтләрендә – 3-6 центнер гына.
21 июльгә район хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә 15,55 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Игенче”, “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә 26-24 центнер.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Яфасович Вафин 31 июльдә Пенсия фондының Арча районындагы идарәсендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр пенсия түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә. Идарәнең адресы: Арча шәһәре, Комсомол урамы, 4нче йорт.
Теләүчеләр 27 июльдән дә соңга калмыйча (84366) 3–03–79 телефоны буенча языла алалар.
Арчаның 2нче балалар бакчасы, “Рус һәм татар телләрен өйрәтү буенча иң яхшы балалар бакчасы” конкурсында катнашып, 1 млн. сум грант отты. Бакча мөдире Фәния Шакирова: “Без бу акчаны ремонтка, җиһазлар, уенчыклар сатып алырга тотачакбыз”, — диде.
Яңа Кырлайда туып–үскән эшмәкәр Камил Насретдинов туган авылына игелекләр эшләп тора. Быел ул кое казытып мәчетне сулы итте. Үзе белән ике кеше алып кайтып зиратның коймасын яңартырга кереште. Рамазан аенда тәравих намазына йөрүчеләр өчен ифтар ашы уздырды.
Авыл халкы Камилнең әти–әнисен дә сагынып искә ала. Зариф абый белән Рәисә апа абруйлы, гадел кешеләр иде.
Дәүләт органнарында һәм район идарәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “АСПК” акционерлык җәмгыятенең инженер-төзүчесе Яруллин Равил Нурулла улы, җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан башкарма комитетның опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Яруллина Рафия Гомәр кызы, банк хезмәте күрсәтү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Ак барс” банк ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы өлкән белгече Гаянова Роза Әмин кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Быел Арчада 4 яңа балалар бакчасы ачылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International