ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2015 ел
җомга
Торак-коммуналь хезмәтләргә субсидияләр, 16 яшькә кадәр айлык пособиеләр, мәктәпкәчә белем учреждениеләре өчен компенсация билгеләтү өчен сез Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) рәсми сайтында электрон рәвештә гариза бирә аласыз.
Сорауларыгыз булса, 3–13–30, 3–13–34 телефоннары аша шалтыратыгыз.
Арчада берәү мылтыктан атылып үлгән, дип “аһ!” итә халык. Бу имеш-мимеш кенә түгел, булган хәл. Югары Курсада яшәгән бер ир-ат мылтыктан атылып үлгән. Декабрьдә 55 яшь туласы булган. Гаиләле кеше. Югары белемле. Тумышы белән Казаннан. Гаиләдә бер генә бала булган. Әтисен җирләгәнгә дә әле озак ара үтмәгән. Авылда яшисем килә, дип Казаннан Югары Курсага кайтып төпләнгән. Заманында колхозда баш инженер булып эшләгән кеше. Хәзер өйдә. Күпләп терлек, кош-корт асрыйлар. Көтүгә генә дә 10лап сыер, таналары йөри. Йорт-җирләре авылда бер дигән. Куанып-сөенеп яшисе генә дә бит! Көтү кайткач, күршеләре нишләп малларын кертмиләр икән дип өйләренә керсәләр, ир инде атылган булган...
3 августта ЮХИДИ бүлекчәсе территориясендә (Арча шәһәре, Астроном урамы, 15 А йорт) хатын–кыз автомобиль йөртүчеләр арасында “Автоледи – 2015” конкурсы үткәрелә.
Конкурста районда яшәүче, “В” категориясе, шәхси машинасы булган барлык хатын–кызлар катнаша ала. Белшмәләр өчен телефоннар: 3–22–02, 3–33–39. Конкурс 9 сәгатьтә башлана.
Тулырак мәгълүматлар безнең arskmedia.com сайтында.
Чабышкы атлар турында хәбәрләр килеп тора: җиңеп кайтканнар икән... 1нче һәм 2нче урыннардан төшмәгән Арчада яшәүче Рамил Рәхмәтуллинның хәлләрен белештек.
– Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәмендә ат ярышында 1нче, 2нче урыннарны алып кайттык, – дип сөйләде ул. – Балтач районы Биктәш авылындагы Питрауда үз төркемемдә чапканда 1нче урынны алдым, соңыннан финалда 2нче урынга лаек булдым. Алда әле ярышлар тагын бар.
Арчадан Салават Бикбаев та үз атында тирә-якта җиңүләр яулап, бүләкләрне алып тора. Әле менә Балтачтан бераз кәефе төшеп кайтты, бер генә әйләнә чабасы булган, ә ул ике әйләнә дип ялгышкан, икенче әйләнәдә куармын дип, башта атын тыебрак барган. Нәтиҗә 5нче булган. Егетләргә уңышлар телибез!
2015 елның 1 августыннан эшләүче пенсионерларга, Пенсия фондына күчерелгән взносларына карап, пенсияләр арта. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, пенсия дә күбәя.
25 июльдә 16 сәгатьтә Арча шәһәренең Борһанов урамындагы бакчада күренекле шәхес Тимерхан Борһановның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә үткәрелә.
18 июльдә Арчага Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең улы Искәндәр Мәһдиев кайтты. Ул хәзерге вакытта АКШта яши. Юта штатындагы Логан шәһәрендә югары уку йортының тарих бүлегендә фәнни хезмәткәр.
Искәндәр Мәһдиев “Казан арты” тарих–этнография һәм педагогика көллиятендәге Әлифба, Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музейларында булды.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Арча шәһәрендәге өченче урта мәктәп бай тарихлы бинага урнашкан иде. 19нчы гасырда бу урында һөнәри училище булган. Анда атаклы җырчы Федор Шаляпин укыган. Соңрак ул Арчадагы бердәнбер урта мәктәпкә әверелгән.
1930 елда шул мәктәп базасында педагогия техникумы, 1937 елда Арча педагогия училищесы оештырыла. 1985 елда училище яңа бинага күчкәч бирегә 3нче номерлы урта мәктәп күчә. Бу нигездә Социалистик Хезмәт Геройлары Лотфулла Мусин, Илсур Шәйхетдинов, Татарстанның халык язучылары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка күренекле шәхесләр укып чыккан.
Муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев 21 июльдә “Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә булды. Ул басуларда игеннәрнең торышы, урып-җыюга әзерлекнең барышы, терлек азыгы әзерләү, республика программалары кысаларында алып барыла торган терлек тораклары, силос–сенаж траншеялары төзелеше белән кызыксынды.
Илшат Нуриев “Курса МТСы” ширкәтенең диңгездәй чайкалып утырган бодай, арпа, арыш басуларына карап: “Сөбханалла, күз тимәсен!” — диде. Борчак, солы да мул уңыш вәгъдә итә.
“ТРның иҗади яшьләр академиясе” җәмәгать оешмасы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән балаларның җәйге лагерьларында “Коррупциягә юк дип әйт!» дигән уен-квест үткәрә. Шундыйларның берсе “Сеҗе” мәктәбендә урнашкан балаларның “Шатлык” лагеренда оештырылды.
Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча Идарәсе Баш киңәшчесе Юрий Корнилов та кайтты. Аларны лагерь җитәкчесе Руслан Галәветдинов каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International