Кулына повестка китереп тоттыргач, Фәрхад Газизуллин: “Алып килгәннәр
икән, димәк, барам”, – ди.
Әлеге вакытта Фәрхад алгы сызыкта. “Ике-өч көнгә бер булса да безгә хәбәр бирергә җаен таба”, – диде әнисе Фәридә ханым.
Хатларны газета укучыларыбыз яратып укый. Әмма хәзер бик язмыйлар
гына. Ник?
Шушы сорауны биргәч, бер газета укучыбыз болай диде: “Элек эше дә күп булган, бар нәрсә кул белән эшләнгән, ә хәзер тормышлар бик рәхәт, керне машина юа, идәнне тузан суырткыч чистарта, хәтта юа, терлек тә асрамыйбыз, бәрәңге дә үстермибез, ә хат язарга вакыт юк, дөресрәге теләк юк”. Ник? “Әллә без хәзер акыллымы икән? – дип, сөйләшүне дәвам итте әңгәмәдәшем. – Элек беркатлы, хыялый булганбыз. Утырып хатлар язганбыз... Ә хәзер...”.
24 августта Арчада яшәүче Мифтаховлар алтын туйларын уздыра
Гали абый Альмира апаны тәүге тапкыр 1966 елда күрә.
Наласа егетенең район “Сельхозхимия“ берләшмәсендә эшләгән чагы бу. Җизнәсенең төп йортына йомыш белән сугыла. Ә ул йортта педагогика училищесында укучы кызлар фатирда тора икән.
Арча Казансу паркында ял һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп
Волейбол, футбол, баскетбол, теннис уйныйсыңмы, тренажерларда шөгыльләнәсеңме – рәхим ит, махсус мәйданчыклар бар. Йөрисең, йөгерәсең килсә дә – юллар сине көтә.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе терапевты, эндокринологы Индира Урманова.
– Яңгырлар явып, гөмбәләр үсеп тора. Гөмбәчеләр яңгыр яуса сөенә. Уңышны җыеп, тозлап, маринадлап торалар. Гөмбәсе дә гөмбәсе, тәмле дә соң! Әмма агулану хәтәрлеге дә бар. Индира Зөфәровна, быел районда агулану очраклары булдымы?
Аны вируслар чыгара, бик йогышлы, тиз тарала. Беренче тапкыр бу авыруны Африкада 1903 елда тапканнар. Шуннан әкренләп Азия илләренә, Америка материгына күчкән. Россиягә 2008 елда үтеп кергән.
Казан шәһәрендә яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз Арча шәһәрендәге күп функцияле үзәктә алты чит ил гражданинын ялганлап үз өенә исәпкә куйган.
Ул аларга яшәү урыны бирергә уйламаган да, чит ил гражданнары анда яшәмәгән.
Арча районы прокуратурасы эш вакытында бәхетсезлек очрагы килеп чыкканнан соң “Ашыт“ ширкәтендә тикшерү үткәрде һәм хезмәтне саклау турындагы законнарның бозылу очрак-ларын ачыклады.
Хәтерләүчеләр быелгы елны 1978 ел белән чагыштыра
Мин үзем дә яхшы хәтерлим әле. Ул чакта райкомда инструктор булып эшли идем.
“Ракета“ колхозын бюро утырышына әзерләдек. Ил буенча Ипатов методын кертеп маташкан вакытлар. Кыскача гына әйткәндә – комбайннарны басудан кайтармыйча эшләү. Идеясе әйбәт, чөнки техниканы әрле-бирле йөртәсе юк, күпме ягулык азрак тотыла, караңгыда юлларда йөрү хәтәр дә бит.
Элегрәк урман яңгырларны үзенә тарта, дип әйтәләр иде. Хәзер алай түгел, нигәдер урманнан читтә ява яңгырлар
Дөрес аңлагыз, сүз урак өстендәгесе турында түгел, иң кирәкле чак – июнь, июль айлары турында бара.