ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Арчаның тугызынчы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг үтте

Резедә Хәкимҗанова

Балаларның чыгышларын карарга аларның әти-әниләре, әби-бабалары килде.

“Без бүген илебезгә тынычлык китергән халкыбызның батырлыгын искә алырга җыелдык, – дип кунакларны сәламләде Арчаның тугызынчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафина. – Безнең бурыч – үсеп килүче буынга җиңүнең нинди югалтулар, авырлыклар аша килүен җиткерү. Бүген без Бөек Ватан сугышы батырларын искә алабыз, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар турында кайгыртабыз. Аларның тизрәк якыннары янына Җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп калабыз”.

 Арча үзәк китапханә-сендә күп китаплар авторы Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Роза ханым туган җирен, туган төбәгенең табигатен яратучы, аларны шигырьләрендә тасвирлаучы каләм остасы буларак таныш. Бу китабында да тормышның матурлыгына сокланып язган әсәрләре урын алган.

Арчаның 6нчы мәктәбендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган кызыклы һәм файдалы чара узды

Гөлнур Миннебаева

Анда Арча районы прокуроры Ринат Кәримов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районындагы ярдәмчесе, Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова, Арча аксакаллар советы рәисе Надир хәзрәт Гатауллин һәм Арча районы башлыгының коррупциягә каршы эш буенча ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин катнашты.


4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын оешкан төстә үткәрүнең мөһимлегенә басым ясады

Эшлекле сәфәр

Ильяс Фәттахов

ТР Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында язгы кыр эшләренең оешкан төстә баруын әйтеп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов махсус хәрби операция барган зонада сугышчан бурычларын үтәүче якташларыбыз янына барып кайтты

Арча районыннан Бөек Ватан сугышында дүрт кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән: Арча эшчеләр бистәсеннән Валентин Ежков, Иске Кишеттән Гани Сафиуллин, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин

Ильяс Фәттахов

Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңнән артык фронтовик якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнә.

Тылдагы халык та үз-үзен аямыйча хезмәт фронтында көрәшә. Барысы да фронт өчен, барысы да  Җиңү өчен – бу лозунг аның коралына әйләнә.

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Фәнил Фәтхрахманов һәм Рәмис Йосыпов белән уйламаганда очраштык

Без бергә

Гөлсинә Зәкиева

Фәнил Питомниктан, Рәмис Арчада яши. Әмма танышуларына аз вакыт үтүгә карамастан, бер-берсе белән аерылмас дусларга әйләнгәннәр.

Без Питомникта. Фәнилнең өендә. Рәмис тә шуларда. Яллары санаулы гына көннәр булганга, планлаштырган эшләрен башкарып калдырырга ашыгалар. Шулай да безнең белән аралашырга вакыт таптылар.

Фәнил төп йортта яши. Гаиләдә алты бала үскәннәр. Дүрт кыз, абыйсы һәм үзе. Балачагын искә төшергәч, ул елмаеп куйды, уйга калды.

– Уйнарга, ничектер, вакыт булмады минем. Икенче сыйныфтан ук Күпербаш көтүен көттем. Икенче мәктәптә укыдым. Аннан Үрнәккә училищега киттем һәм анда шофер һөнәрен үзләштердем. Саратовта хезмәт итеп кайтканнан соң (анда да машина белән идарә иттем), шофер булып эшләдем, – диде Фәнил Фәтхрахманов.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда сугыш чоры балаларына багышланган экспозиция ачылды

Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм сугыш чорында өлкәннәр белән беррәттән эшләгән, ачлык-ялангачлык ачысын кичергән балаларга багышланды. Аларның күбесе юк инде. Шуңа бу искә алу кичәсе дә булды.

– Районда ике генә Бөек Ватан сугышы ветераны калды. Алар белән очрашырга, аралашырга, үзебезгә мәгълүматлар туп-лап калырга тырышабыз. Шулай ук сугыш чоры балалары белән дә тыгыз элемтә урнаштырдык. Музей хезмәткәрләре тарафыннан төшерелгән “Сугыш урлаган балачак” фильмы дәһшәтле сугыш еллары, тылдагы хезмәт, балалар язмышы турындагы истәлекләрдән тора. Теләге булган кеше бу фильм белән музейга килеп таныша ала, – диде кичәне алып баручы музей хезмәткәре Ирина Синичкина. – Без күрми, белми калган кешеләр булса, хәбәр итегез. Берсен дә читтә калдырмаска кирәк. Чөнки алар нинди генә авырлыклар күрүгә карамастан, сынмаганнар, кеше булып калганнар, тормышта үз урыннарын тапканнар.

28 апрельдә ТНВ каналыннан Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә – җыры кала” әсәре буенча эшләнгән телесериалны күрсәтә башладылар.

Аңа кадәр Арча мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төшерелгән әлеге фильмны тәкъдир итү кичәсе булды.

“Кеше китә – җыры кала” сериалында Татарстанның 100 театрыннан йөздән артык актер, күмәк күренешләрдә 200дән артык кеше катнаша. Сериал Татарстанның җиде районында – Арча, Теләче, Әтнә, Питрәч, Кайбыч, Саба, Яшел Үзәндә төшерелгән. Баш рольләрне Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Илсур Хәертдинов һәм Ләйсән Әхмәдиева, Г. Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Илсаф Нәҗипов, Фәридә Сафина, Олег Фазылҗан, Эмиль Талипов, Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Артем Пискунов башкара. Баш режиссер Александр Далматов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International