ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә районда 2 сугыш, 129 тыл ветераны бар

Ильяс Фәттахов

Орнашбаш авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз ага Сабиров Җиңү көне җитәр алдыннан: “Без районда ничәү калдык икән инде?“ – дип шалтырата иде. Ул елларда шактый иде әле алар. Гаяз абый да мәрхүм инде. Бүгенге көндә аларның икесе генә исән.

Әлеге сүзләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 14 майда авыл җирлекләре башлыклары белән уздырылган семинарда әйтте

Семинар

Ильяс Фәттахов

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов язгы кыр эшләрендә үрнәк булган механизаторларга вымпеллар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов якындагы биш елда хуҗалыкларда көнлек савымны 500 тоннага җиткерү бурычын куйды

Ильяс Фәттахов

Һәм бу буш урында туган сан түгел. Хуҗалыкларда булганда да ул җитәкчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтә.

Әйе, бу көнгә дә озак калмады. Белгечләр бик әйбәт шартлар булганда үләннәр тәүлеккә 10 сантиметрга кадәр үсә ала, диләр.

Арчада Җиңү көне бәйрәменә килүчеләр белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашып, сөйләшеп тордык. Һәркем ачык йөз белән матур итеп сөйләште. Һәркемнең сугыш белән бәйле истәлекләре бар

Әнисенең апасы Суслонгерда иза чигә

7 һәм 9 май көннәрендә Шәүкәт Вәлишин көне буе Чулпан авылындагы обелиск янында сакта торды

Белмәс тә идек, безгә бу хакта Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев җиткерде.

“Ул шуның кадәр тере, энергияле, дәртле кеше, исең китәрлек. Нинди чара үткәрсәк тә – ярминкәме ул, концерт, кичә, бәйрәмме, “юк”, дип әйтә белми, барысында да катнаша. Бу гамәле бигрәк тә сокландырды. Хыялый димәс идем мин аны, үз иленең чын патриоты дип атар идем”.

Чиканаста үзешчән драматург Рәмзия Мөхәммәтҗанованың “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль карап кайттым.

Үзешчән артистларны уңышлы премьера белән котлыйм. Еладым да, көлдем дә, борчылдым да, сөендем дә. Кабатланмаган, тапталмаган тема, күңелне тетрәндерерлек эчтәлек, чын артистларча уен.

Шушмабаш мәктәбендә өр-яңа Туган як музее ачылды

Румия Надршина

Моннан 40 ел элек ул ачылган булган инде. Монысы икенче бүлмәләрдә яңартылып, өр-яңадан ачылды.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты. Яшел Үзән районының теплица комбинатында умартачылыкны  житәкләүче белгеч Шушмабаштан Фәрит Жәләев, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе Тәлгать Мәгъсумов та кайткан иде. Кунакларны Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова каршы алды һәм озатып йөрде.

10 ай элек махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде.

Шура авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәле  янында яңасы барлыкка килде. Әлеге авылда туып-үскән Айрат Рөстәм улы Вәлиуллин хөрмәтенә битараф булмаган авылдашлары мәрмәр таш булдырды.

Һәйкәлне ачу тантанасында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин, әфганчы ветераннар төркеме, Айратның туганнары, дуслары, якын-тирә авыл халкы, укытучылар һәм укучылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International