ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2022 ел
җомга

Кәче төп гомуми белем мәктәбендә бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үтте.  Уенда Иске Чүриле һәм Арчаның 7 нче номерлы мәктәбе командалары катнашты.     Уен 4 турдан  торды.  Беренче тур “Батыр берне, белемле меңне егар” дип аталды. Бу турда катнашучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча 10 сорауга җавап бирделәр. “Габдулла Тукай әсәрләре буйлап..”  дип исемләнгән икенче турда командалар өйдә әзерләп килгән чыгышларын тәкъдим иттеләр: Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Өченче турда укучылар  Г.Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне карап, исемнәрен атадылар. Дүртенче тур ике өлештән торды. Бу тур биремнәре  укучыларның  грамоталылыгын  тикшерүгә, тел гыйлеменең төрле бүлекләре буенча белемнәрен ачыклауга төзелгән иде. Соңгы турда капитаннар көч сынашты. Аларга “Тиз җавап” биреме тәкъдим ителде.

Быелгы елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская катнашында «Бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларның актуаль сораулары турында» дигән темага «Хатын-кызга игътибар» телефон  кайнар линиясе булачак.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарны алдау һәм ышанычыннан явызларча файдалану очракларын кисәтү максатыннан, транспорт полициясе хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары аша шәһәр һәм район халкына мошенниклык очраклары турында даими рәвештә хәбәр итеп торалар. Әмма гражданнар алдануларын  дәвам итә.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Язның бер ае үтеп тә китте, ә кыш һаман бирешергә теләми. Бар “эш” апрельгә калды, алда яңгырлар, җылы көннәр көтә. “Апрель туа – яр тула”, – дигән борынгылар. Ә 14 апрель – искечә апрель башы, дигән сүз.

Авылда туып-үскәннәр чит авылга кияүгә чыкса яки чит җирләргә яшәргә китсә, гомере буе авылын, ата-анасын, күршеләрен сагынып яши.

26 мартта Арчада ярминкә оешкан төстә үтте.

Анда районның барлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар актив катнашты. Сатуда бәрәңге, ашлык, ит, балык, печән  – бар да бар иде. Саламга кадәр алып килгәннәр. 

Арчада үткән “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең зона этабын күпкырлы талант иясе Таһир Исмәгыйлев алып барды.

Арча егете. Беренче мәктәпне тәмамлаган. Сәнгатькә гашыйк. Тормышын аннан башка күз алдына да китерми. Яшь кенә булса да, һәрьяктан килгән, сокланырлык. Чибәр. Акыллы. Талантлы. Максатына ирешүчән. Аралашырга рәхәт. Масаюны белми. Монысы кызлар колагына сер итеп кенә – өйләнмәгән. Өйләнергә вакыты юк. Әллә вакыты җитмәде микән?! Үзе исә: “Башта карьера, кызлар – аннан соң”, – ди.

Район умартачылары семинарында хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар катнашуы үзе үк зур вакыйга иде.

Чөнки һәвәскәр умартачы Равил Гыйззәтуллин әйткәнчә, игенчеләрнең дә, умартачыларның да хезмәте халыкка бик кирәк. Һәм  һәр як өчен үз хезмәте кадерле.

Мөрәле авылында яшәүче Исламгали Миңһаҗев ара-тирә шалтыратып ала, редакциягә дә кереп чыга.

– Сарыкларга мәдхия укырга кердем әле, – диде ул бу килүендә. –  Менә тыңлап кара әле, сарык йоныннан бияләй, перчатка, свитер бәйлиләр иде. Узган гасырның 90нчы  елларында кайры туннар килеп керде. “Зима” артеле, промкомбинатта тегәләр иде. Үзе җиңел, үзе арзан. Чүәк фабрикасында унтылар тегә башладылар (Исламгали “колхоз рәисләре өчен” дип куйды. Чөнки үзе рәис булган кеше).

Арча үзенең әлифбачылары Сәләй ага Вәгыйзов һәм аның хатыны Рәмзия Вәлитова белән танылган район.

40тан артык мәктәп дәреслекләре, фәнни эчтәлекле китаплар, методик кулланмалар бастырып чыгарган, йөзләгән мәкаләләр язган, меңләгән студентка  белем биргән галим-педагоглар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International