Арча Мәдәният йортында “Балкыш” VII республикакүләм фестиваленең район туры гала-концерты үтте.
Чара өлкән буын вәкилләренең иҗади мөмкинлекләрен ачуга юнәлдерелгән. Ул елдан-ел камилләшә һәм катнашучылар саны арта бара. Быел фестиваль Татарстан Республикасы ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышлап үткәрелә.
Узган якшәмбе Казанның 69нчы мәктәбендә “Золотое наследие – Алтын мирас” V Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале узды. Биредә Арча балалары да осталыкларын күрсәтте.
25 март көнне районыбызның ЗАГС бүлегендә матур чара узды. 14 яшен тутырган 5 егет һәм кызга паспорт тапшырылды.
Яңа Кырлай, Югары Аты, Шекә, Түбән Мәтәскә һәм Яңа Кенәр авылларында яшәүче яшүсмерләр Россия Федерациясенең төп документын кулларына алды.
Документны аларга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова тапшырды.
Узган атнада Арчаның 2нче мәктәбендә “Россия армиясе солдатларының беренче Бөтендөнья сугышыннан алып безнең көннәргә кадәр формасы һәм кораллары” дип исемләнгән күргәзмә узды.
Уку елы көзге кросстан башланды. Аннан китте дартс, мылтыктан ату, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат, чаңгы ярышы, волейбол...
Яңа Кенәрдән ветеран-педагог Гүзәл Әхмәтованың да йөрәге түзмәгән, волейболчы хатын-кызлардан калмаган.
Кызык булды, моңарчы Субаш Аты хоккей командасы капитаны Илфат Шакиров белән сөйләшми калмый идем. Уеннар тәмамлангач, телефон номерын җыям.
Яңа Кенәр элек-электән спортчылары белән билгеле төбәк.
Үткән якшәмбе көн, 27 март, яңакенәрләр өчен истәлекле, уңышлы көн булды. Хоккей командасы Арча Боз сараенда үткән ярышта 10 команда арасында 3нче урынны яулады һәм Яңа Кенәр волейболчылар командасы үзләрендә оештырылган ярышта шулай ук призлы 3нче урынны алды.
Үткән ел “Татаркино” оешмасыннан Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 ел балалары” әсәре нигезендә татарча кинофильм төшерү өчен авылда буш йорт табып бирүне сорадылар. Бер йорт әзер иде, ләкин икенчесе дә кирәк булып чыкты.
Капиталны амнистияләүнең яки банктагы счетларны һәм активларны ирекле декларацияләүнең (хисап бирү) 4нче чоры башланды.
Ул федераль закон (09.03.2022 ел. №48) нигезендә 14 марттан гамәлгә керде. “Физик затларның банктагы счетларын һәм активларын ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга үзгәртүләр кертү турындагы закон ул.
30 мартта Арча район Советының чираттан тыш 17нче утырышы узды.
Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Беренче көн тәртибе буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады.