Узган гасырның 90нчы елларында партия оешмасы секретаре булып эшләп пенсиягә чыккан, заман белән бергә үзгәреп, авылда мулла вазыйфасын үти башлаган берәү район үзәгенә баргач, элеккеге гадәтен искә төшереп, сыраханәгә кергән. Эчемлекнең күбеген өферә-өферә чөмереп торганда, гөнаһ шомлыгына каршы, бер авылдашы килеп кермәсенме!
“Һай, фәлән абый! – дигән бу, кулларын ике якка җәеп. – Син вәгазьләреңдә сыра эчү дә гөнаһ, дип сөйлисең, ә үзең рәхәтләнеп чөмерәсең. Аллаһы Тәгалә бу турыда белсә нәрсә әйтер?”
Ашына таракан төшкәнгә җен ачулары чыккан парторг-мулла: “Аллаһы Тәгалә әйтмәс, ә менә синең кебекләр фәлән нәрсәне чәйнәрләр!” – дигән дә сыраны тиз генә эчеп бетереп, бокалны шалт итеп куеп чыгып киткән.
2020 елдан Вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.
2021 елның 18 июнендә 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр дәресе узачак.
Укуларны Татарстан Республикасында (шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә) инвалид балалар белән җайлаштырылган физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру буенча алып барыла торган эш турындагы мәгълүмат белән «Республика спорт-адаптация мәктәбе» ДБУ җитәкчесе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы үткәрәчәк.
2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры гражданнарны бергәләп кабул итә.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр үз сорауларын «Skype» яки «Zoom» программалары аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирә алалар.
Сезне ихлас күңелдән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән тәбрик итәм.
Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әверелгән олы бәйрәм. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга, ныгытуга хезмәт итә. Сабантуйның милли чикләрне киңәйтеп, җир шары буйлап таралуы, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята!
27 июньнән 12 августка кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Максатлар территориясе» 2021 Бөтенроссия яшьләр форумы узачак (алга таба – Форум).
Форумның максаты-әйләнә-тирәдәгеләрне гаилә, җәмгыять һәм дәүләтнең тәрбияви ролен ныгытуга юнәлдерелгән яшьләр һөнәри берлекләрен формалаштыру.
Чәчүлекләрне кабул итү – игенчеләрнең, җитәкче һәм белгечләрнең язгы хезмәтенә бәя бирү.
Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм.
Багдадтан Болгарга илче буларак килгән Ибн Фадлан үз хезмәтләрендә 921 елны ук бу бәйрәмне тасвирлый. Татарстанның бер районында табылган кабер ташына мәрхүмнең 1120 елны Сабантуй көнендә вафат булуы турында язылган була.
Бу ял көннәрендә Арчаның “Ракета” командасы (тренеры Евгений Тимощук) өчен җанаттык. 2010 елгы малайлар Сочида “Европа чемпионнары кубогы” халыкара хоккей турнирында катнашты һәм җиңде!
8 июньдә 14 сәгатьтә Арча муниципаль районы башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында, аерым алганда коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм!
Социаль хезмәткәр - һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше, күңел таләбе. Монда кеше язмышларына битараф булып калу мөмкин түгел. Нәкъ менә сезнең вакытында күрсәткән ярдәмегез кешеләргә киләчәккә ышаныч тудыра, ялгызлыктан коткара, авыр тормыш хәлләрен җиңәргә көч бирә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, кешелеклелегез һәм миһербанлы булуыгыз җәмгыятебездә шәфкатьлелек атмосферасы тудыра.